Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
30 июль 2018, 12:05

Аларга икеләтә бәхет елмайды

Яраткан һөнәреңә ия булу – зур бәхет, ә аны шәһәргә бармыйча, район үзәгендә алсаң – икеләтә шатлык.

- Парикмахер һөнәре бүгенге көндә бик кирәкле, чөнки һәркемнең матур буласы килә. Ә стильле прическа могҗизалар тудыра ала. Һөнәрең буенча эшләмәсәң дә, якыннарыңның чәчен кисеп, прическалар ясап, гаилә бюджетын сизелерлек саклый аласың, диделәр Халыкны эш белән тәэмин итү үзәген тәмамлаучы 13 чыгарылыш укучысы. Алар 23 июльдә парикмахер таныклыгы алдылар.

Аларны район Мәдәният йортында тантаналы рәвештә тапшырдылар. Бу көнне һәр «яңа оста» Халыкны эш белән тәэмин итү республика уку үзәге вәкиле Марина Фадеевага үзләренең осталыкларын - ир-егетләр, хатын-кызлар, модельле чәч кисү һәм прическалар күрсәтте, модельләр ролендә аларның якыннары - тормыш иптәшләре, балалары, иркәләре, әниләре, ягъни хуплау төркеме чыгыш ясады.

Кайчандыр медиклар, менеджерлар, кассирлар, бухгалтерлар булып эшләүчеләр язмыш кушуы буенча эшсез калган. Һәм алар өчен авыр чорда район үзәгендә яңа һөнәргә укытуны оештыручы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге ярдәм кулын сузган. Белем алучылар арасында декрет ялында булган ике хатын-кыз, калганнары Стәрлебаш, Первомайский, Үч-Әсән авылларында яшәүче эшсезлек буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучылар. Берсе Федоровкадан. Парикмахерлык эше нечкәлекләренә һәм серләренә аларны дүрт ай дәвамында «Орхидея» парикмахерские хуҗасы Гөлнара Исхакова өйрәткән.

Документ алучыларны укуны оештыручы, районара Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегенең элекке начальнигы Иван Ефремов һәм бүлек начальнигы вазыйфасын башкаручы Нәзир Сабитов җылы котладылар һәм барысына да белгечлекләре буенча эшкә урнашуларын, сайлаган һөнәрләре матди канәгатьлек китерүен һәм күңелләренә ятуын теләделәр. Шулай булыр дип ышанабыз, чөнки әйбәт парикмахер психологка тиң, кешеләргә матуррак булырга ярдәм итә, аларга яхшы кәеф бүләк итә, бу үзе могҗиза түгел мени?

Гөлчәчәк Исхакова, төркемнең старостасы.

- Без уку һәм алган һөнәребездән бик канәгать. Төркем дә яхшы булды, бу вакыт эчендә дуслашып, хәтта туганлашып беттек. Иван Ефремовичка һәм, бигрәк тә, Гөлнара Исхаковага рәхмәт. Аның дәресләрен, изгелекләрен, түземлелеген беркайчан да онытмаячакбыз. Дәресләр авыр бирелгәннәр белән ул өстәмә шөгыльләнде. Аларның барысына дә сәламәтлек, иминлек телим.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: