Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
24 июль 2018, 12:34

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Ә күпбалалы гаиләдә сабый тугач та ул гаилә казнасына үз өлешен кертә башлый.

Биш һәм аннан да күбрәк бала баккан аналарга бирелә торган "Ана даны" медаленә лаек булучы гүзәл затлар моңа кадәр бер тапкыр бирелүче 10 мең сум премия ала иде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән хәзер бу түләүләр 16 950 сумга кадәр арттырылды.
Әлеге бүләк Башкортстанда 1998 елдан бирелә, егерме ел эчендә аны 7,5 мең ана алган.
Алар балаларына дөрес тәрбия бирә, сәламәт тормыш рәвеше алып бара, һәр җирдә дә үрнәк күрсәтә. Кече баласы бер яшькә җиткәч, мондый хатын-кызларны югары дәүләт бүләгенә лаек дип санарга була.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: