Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
4 июль 2018, 11:57

Бәйрәм Гиннесның рекордлар китабына керде

Үткән атнада Уфада республикада һәм аның чикләрендә әле күп тапкырлар сөйләнәчәк халыкара проект киң колач белән үтте. Биш көн дәвамында берничә зур чара үткән фестиваль “Евразиянең йөрәге” дип аталды.



Аларның берсендә, “Башкортстан, Урал һәм Идел буе халыкларының милли киемнәрендә мәдәниятләр калейдоскобы”нда безнең район вәкилләре дә катнашты. “Күндерәккәй” халык фольклор ансамбле республика милли киемнәр бәйрәмендә булды. Коллектив җитәкчесе Люция Байназарова әйтүенчә, бәйрәмгә Русиядән, Якын һәм Ерак чит илләрдән милли киемнәрдәге 1000нән артык кеше катнашкан. Уен коралларында уйнап, алар республикабыз башкаласының берничә урамыннан үткән. Бу гаять чагу һәм күп кеше катнашлыгындагы тамаша зурлыгы һәм күп кеше катнашканлыгы белән Гиннесның рекордлар китабына кергән.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Читайте нас: