Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
20 июнь 2018, 16:57

“Орленок”янә ишекләрен ачты

“Орленок” лагеренда беренче смена 8 июньдә башланды. 71 бала – кызлар һәм малайлар – монда үзләренең җәйге каникулларының бер өлешен үткәрә. Шуларның 15 – ятим балалар һәм әти-әнисе каравыннан мәхрүм калган балалар. Алар актив ял итә, әйләнә-тирә дөньяны танып белә, иҗади сәләтләрен үстерә һәм спорт белән шөгыльләнә. Моның өчен лагерьның тәрбияви программасы төзелгән, анда һәр көнне яңа сәяхәтләр, ачышлар. Монда алар изге эшләр башкара, безнең тирә-яктагы бик күп булган серләргә төшенә, дуслары, вожатыйлар һәм тәрбиячеләр белән аралаша.

9 июньдә лагерьда беренче смена тантаналы рәвештә ачылды. Бер көн эчендә балалар дуслашырга, дәртле биюләр, тематик җырлар, үзләренең отрядлары өчен речевкалар әзерләргә өлгергән. Аларны җәйге каникул башлану белән котларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова килгән иде. Ул лагерьга туплар бүләк итте.

Ачу тантанасыннан соң күп тә вакыт үтмәде, ә лагерьда инде олимпия уеннары, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан комик футбол, күңелле стартлар, “Исән калырга”, пионербол буенча ярышлар, Сәламәтлек көне, Изге гамәлләр көне кебек байтак кызыклы чаралар үткәрелгән. Күптән түгел балалар өчен көтеп алынган көн булган – аларның әти-әниләре килгән. Балалар алар өчен бик матур концерт әзерләгән, пешекчеләр коймаклар пешергән. Аннары әти-әниләре һәм балалар арасында футбол буенча матч үткәрелгән, анда балалар 2:0 исәбе белән җиңгән.

Кыскасы, лагерьдагы кызыклы һәм мавыктыргыч программа балаларга күңелсезләнергә ирек бирми, аларга яхшы кәеф, яңа танышлар һәм сәламәтлек бүләк итә. Алты тапкыр туклану, саф һава, яңа дуслар – моңардан да яхшырак нәрсә була ала? Һава торышы кояш нурларына саранланса да, лагерьда җылы, дустанә мохит хакимлек итә.

Читайте нас: