Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
8 июнь 2018, 14:21

Кырым күпере аша түләүсез!

Кичә туры эфир барышында Владимир Путиннан Кырым күпере аша үтүнең түләүле булу-булмавы ихтималлыгы хакында да сорадылар.

Президент: " Күпердән чыгу бушлай булачак" , - дип җавап бирде. Бу, мөгаен, Кырымга ял итәргә баручыларны кызыксындырган төп сорауларның берсе булгандыр. Ни генә дисәң дә, күпер төзелешенә ил бюджетыннан бик күп акча сарыф ителгәнлеге мәгълүм иде. Мондый җаваптан соң Кырымга барырга телүчеләр саны тагын да артыр, күрәсең.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: