Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
22 Май 2018, 12:56

Армия хезмәтен лаеклы үти

Армия хезмәтендә дисциплиналылык, намуслылык һәм җаваплылык кебек сыйфатлар бәяләнә. Ә югары әһлаклылык, тәртиплелек һәм ватанчылык – аеруча. Нәкъ менә алар беренче авырлыкларны, сынауларны җиңәргә ярдәм итә һәм хәрби хезмәт үтү чорына артабангы уңышлы һәм ышанычлы юлны билгели.

Стәрлебаш авылында яшәүче Людмила Владимировна һәм Вячеслав Иванович Павловлар адресына уллары Артур (рәсемдә)хезмәт иткән гаскәри часть командиры, полковник Д.Кулайдан Рәхмәт хаты килгән. «Хезмәт чорында, - диелә хатта, - сезнең улыгыз үзен җаваплы һәм башкаручан хәрби итеп күрсәтте. Ул куелган бурычларны намуслы үти һәм хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын лаеклы кичерә». Хат юлларын укыгач якташларыбыз, бар нәрсәдә ышанычлы егет Артур Павлов өчен горурлык хисе туа. Армиягә киткәнче югары белем алган, Казан аграр университетының магистратурасын тәмамлаган, ягъни, грамоталы кеше, дипломлы кеше булып хезмәт итәргә киткән. Өстәвенә егет спортчы да әле. Мәктәп елларында ук ул волейбол, баскетбол, җиңел атлетика белән мавыккан. Хезмәтен Владимир өлкәсендә Русиянең Һава-космик Көчләренең ерак авиациясе сафларында үтә. Гәзит укучылар исеменнән Артурга уңышлы хезмәт итүен һәм тизрәк өенә әйләнеп кайтуын телибез. Аны анда якыннары, аеруча энесе Иван һәм сеңелесе Марина түземсезләнеп көтәләр.

Лиана ЯРМИЕВА. Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: