Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
15 Май 2018, 12:06

Күмәк көч яу кайтарыр

9 май алдыннан районда экологик өмәләр үткәрелде. Авыллар халкы бу бөтен халык яраткан бәйрәмен лаеклы каршылау өчен күп көч һәм тырышлык салды.

Хезмәт коллективлары һәм авыл халкы кыш буе җыелган чүп-чарны җыештырып, чүплеккә илтте, административ биналарга һәм өй яны территорияләргә караган участокларны себерде, тәртипкә китерде. Ял көннәрендә дә бердәм эшләүчеләр арасында – җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте эшчеләре, алар Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 8 санлы һәм Ленин урамының 100 санлы йортлары арасындагы зур участокны үткән елгы корыган үсемлекләрдән тазартты (рәсемдә).

Берничә ел ул җимерек абзарлар, төрле көнкүреш һәм төзелештән калган чүп-чар белән янгын хәвефе тудырып якын-тирәдәге ике катлы йортларда яшәүчеләрне борчуга салып торды. Ләкин аларның берсе дә абзарларны сүтүдә активлык күрсәтмәде һәм бары тик мастер Сергей Киселев җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте эшчеләре тырышлыгы белән аның зур өлеше күпьеллык чүптән арынды, коммуналчылар аны шунда ук төяп чүплеккә илтеп түкте.

***

Бәйрәм алды көннәрендә Балалар сәнгать мәктәбе янәшәсендә, елга яры буенда һәм Төзүчеләр скверында үскән карт тирәкләр киселде. Берничә дистә метрга җиткән агачлар теләсә кайсы вакытта көчле җилдән сынып, биналарны зарарлау, үтеп баручыларга хәвеф тудыру белән куркыныч иде.

Бу эшләрне махсус техникада Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте белән килешү буенча Уфа предприятиеләренең берсенең эшчеләре үткәрде (эш өчен дә Стәрлебаш авыл биләмәсе хакимияте түләде). Агачларның киселгән ботакларын “Стәрлебаш Жилкомсервис” муниципаль унитар предприятиесе һәм Юл ремонт-төзелеш идарәсе эшчеләре ташыды (рәсемдә). Барлык эшләрдән калган чүп-чарны гомум көч белән район хакимияте һәм Балалар сәнгать мәктәбе коллективлары җыештырды.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотолары.

Читайте нас: