Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
15 Май 2018, 11:55

Гәзиткә язылучыларны чираттагы бүләкләр алырга көтәбез

Күпчелек стәрлебашлылар өчен район гәзите яраткан басма булып кала, алар аның аша авыллар тормышы, район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә булган вакыйгалар һәм үткәрелгән чаралар, якташларының уңышлары һәм казанышлары турында белә. Тугры һәм ышанычлы дусларыбызны (сезне дусларыбыз дип әйтүгә каршы килмәссез дип уйлыйм, кадерле гәзит укучылар) ел саен, һәр матбугатка язылу кампаниясендә, бүләкләр һәм призлар белән шатландырырга тырышабыз. Үткән җомга көнне матбугатка язылучылар арасында чираттагы призлар уйнату булды.

Традиция буенча тылсымлы тартмадан квитанцияләрне тартып чыгару гәзит укучыларның берсенә тапшырылды. Бу юлы ул район үзәгендә яшәүче Рәфкать Гобәйдуллин булды. Приз уйнатуда катнашырга шәхсән биш кеше килгән иде. Ләкин, кызганычка каршы, бу көнне аларга бәхет елмаймады. Ә менә үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренә бу көн чынлап та уңышлы булды. Алты приз медицина хезмәткәрләре Р.Котлушина, Л.Гәрәева, Л.Камалетдинова, М.Сәгыйтова, З.Әхмәтҗанова, Г.Шабаеваларга чыкты. Башка приз отучылар да район үзәгеннән. Алар арасында Рәшит Арсланов (рәсемдә), ул район гәзитен берничә дистә еллар алдыра һәм аның һәр яңа санын түземсезлек белән көтә. Өченче ел ул приз откан булган, ә быел тагын бүләк отачагына өметләнмәгән дә. “Көтмәгәндә уңыш елмайса, ул икеләтә күңелле була”, - дип бүлеште тәэссоратлары белән Рәшит Гобәйдулла улы, призга чыккан матур чынаякны карап. “Хәзер әлеге чынаяктан гына чәй эчәрсез һәм гәзитебезнең чираттагы санын көтәрсез”, - дим мин аңа. “ Шулай итәрмен инде”, - дип елмая ул.

Район гәзитен укыган кеше тирә-якта булган мөһим вакыйгаларны беренчеләрдән булып белеп кенә калмый, шулай ук аның бәхетен сынап карау мөмкинлеге дә бар. Без җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык гәзит укучыларны 18 майда 10.00 сәгатьтә редакциядә үтәчәк приз уйнатуда көтеп калабыз. Әлеге вакытта гәзиткә язылырга өлгермәгәннәрнең моны әле эшләү мөмкинлеге бар, 20 майга кадәр ташламалы бәя белән язылырга була, аннары квитанциясен редакциягә җибәрергә яки алып килергә һәм үзеңнең чираттагы приз уйнатуда катнашуың турында белдерергә кирәк.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.


Читайте нас: