Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
9 апрель 2018, 11:31

Ветераннарга – сертификатлар

Узган атнада тагын өч кеше 1 млн. 325 мең сум күләмендә акча средстволары алуга хокукны раслаучы документның бәхетле ияләре булды. Болар сугыш һәм хезмәт ветераны Зөфәр Гафиев, сугышта катнашучыларның тол хатыннары Хәбирә Гыймазова һәм Сәвия Сөярембәтова.

Сертификатларны тапшырып, район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Ильяс Ибәтуллин ветераннарга Җиңүгә керткән өлешләре, тылда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, сатып алынган торакларының җылы һәм уңайлы булуын теләде.

Мондый бүләк, һичшиксез, чакырылганнарны һәм аларның якыннарын шатландырды. Ветераннар, сөенечләрен яшерми, үз чиратында ярдәмнәре һәм игътибарлары өчен район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннарны шулай ук Республика халыкны социаль яклау үзәге Салават шәһәре буенча халыкны социаль яклау идарәсе филиалы Стәрлебаш районы бүлеге начальнигы Зөлфия Гыйниятуллина да котлады.

Указ тормышка ашырыла башлаганнан бирле Бөек Ватан сугышында катнашучылардан һәм инвалидлардан 50 кешегә, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булганнарның (вафат булганнарның) 130 гаилә әгъзаларына торак сатып алуга социаль түләү алу хокукы турында таныклык бирелгән.

Лиана ЯРМИЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: