Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
3 апрель 2018, 12:04

Янә уңыш!

Салават шәһәрендә үткән “Кышкы фантазияләр” яшь музыкантларның зональ конкурсында республиканың көньяк районнары һәм шәһәрләре укучылары катнашты, безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Конкурс төрле бүлекләр буенча үткәрелде: фортепиано, башкорт халык, кыллы уен кораллары, халык җыры, академик җырлау, эстрада җыры. “Эстрада җыры” номинациясендә “Карамельки” вокаль ансамбленең кече төркеме дә, өлкән төркеме дә беренче дәрәҗә лауреатлар булды. “Фортепиано” номинациясендә пианисткалар Айлина Фазылова һәм Рената Хөсәеноваларның дуэты икенче дәрәҗә дипломына лаек булды. Шулай ук “Академик җырлау” номинациясендә Әнвәр Исмәгыйлев һәм Азалия Шафиковаларның дуэты икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. “Халык җыры” номинациясендә “Ынйыкай” вокаль ансамбле һәм “Башкорт халкының уен кораллары” номинациясендә “Юрматы” курайчылар ансамбле өченче дәрәҗә лауреатлар булды. “Халык уен кораллары” номинациясендә Рузанна Насретдинова һәм Оксана Афанасьеваларның думбра ансамбле дипломант булды.

Шулай ук кышның соңгы көнендә “Надежда” укытучылар халык вокаль ансамбле һәм “Ләйсән” вокаль триосы Зилаер районының Зилаер авылында “Созвучие” Төбәк вокаль конкурсында катнашты. Безнең ике ансамбль дә беренче дәрәҗә лауреатлар булды.

Ләйсән ХАЛИКОВА, Балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча

директор урынбасары.

Автор фотосы.

Читайте нас: