Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
20 март 2018, 16:36

“Гаилә – туган телне саклаучы”

Игълан ителгән Гаилә елы кысаларында Уфада “Гаилә – туган телне саклаучы” республика фестиваль-конкурсы үткәрелде. Аның максаты – башкорт телен тергезү, саклау һәм үстерү, балаларны һәм үсмерләрне ватанчылык рухында тәрбияләү, телгә һәм башкорт халкының мәдәни мирасын хөрмәтләү буенча гаиләләрнең җәмәгать эшчәнлеген активлаштыру.

Беренче конкурс “Фоторәсемнәрдә тарих чагыла” дип аталды. Конкурста катнашучылар гаилә архивларында сакланган фоторәсемнәрне, аларга кушымта итеп гаилә әгъзалары һәм гаилә традицияләре турында кызыклы хикәя җибәрде. “Милли мираска тугрылык” дип аталган икенче конкурс әлеге тема буенча башкорт телен һәм башка иҗади акцияләрне пропагандалаган видеороликлар төшерүне күз уңында тота иде. Катнашучылар шулай ук милли бәйрәмнәрдә, конкурсларда, фестивальләрдә үзләре катнашкан видеоларны җибәрә алды. Өченче конкурс “Картәниемнән өйрәндем” дип аталды. Анда балалар катнашты. Алар иҗади номерлар – борынгы җырлар, мөнәҗәтләр башкарды, әкиятләр сөйләде.

Конкурста Стәрлебаш районы данын Елембәт авылыннан Фирүзә һәм Фларит Исәнчуриннар гаиләсе яклады. Алар “Иҗади яңалыклы, максатка омтылучан гаилә” номинациясендә җиңеп, Диплом һәм кыйммәтле бүләк – “Эльдорадо” кибетеннән телевизор алуга сертификат белән бүләкләнде. Тантаналы чара һәм бүләкләү Уфа шәһәрендә 1 мартта, Башкорт гаиләсе көнендә үтте.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: