Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
20 март 2018, 16:30

Дипломнар һәм бүләкләр белән кайттылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Уфада “Хатын-кыз – милләтнең анасы” II Республика конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр.

Конкурска барлыгы 200 заявка килгән: номинантлар арасында Башкортстаннан гына түгел, шулай ук Оренбург, Чиләбе өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә вәкилләр бар иде. Катнашучылар арасында галимәләр Розалия Солтангәрәева, Фирдәвес Хисаметдинова, язучы Мәрьям Буракаева, язучы һәм журналист Гөлфия Янбаева кебек республикада билгеле булган хатын-кызлар катнашты. Алар жюри хөкеменә үзләренең эшчәнлеге турында портфолио – гәзит һәм журналлардан мәкаләләр, дипломнар, наградаларын тәкъдим итте. Безнең районнан Елембәт авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Әнисә Зөбәерова һәм район мәгариф бүлегенең методик кабинеты мөдире Раушания Рысаева катнашты. Әнисә Гали кызы “Хатын-кыз – мәдәният” номинациясендә лауреат булды. Шулай ук ул катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, Раушания Тәкый кызы актив гражданлык позициясе һәм Башкортстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышына шәхси өлеш керткәне өчен “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.


Читайте нас: