Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
16 март 2018, 13:28

Сәләтле укучылар

Март аеның тәүге көннәрендә Стәрлебаш авылының башлангыч мәктәп укучылары Стәрлетамак шәһәренең 1 санлы гимназиясендә үткән XIX «Ломоносов укулары» Русия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференция барышында берничә юнәлеш буенча яшь тикшеренүчеләр һәм аларның остазларының кызыксынулары буенча секция эшләре оештырылды. Чара ике этапта үтте. Беренче этапта төрле секцияләрдә безнең мәктәптән 12 укучы чыгыш ясады. Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: эшнең тикшерү характеры, чагу һәм кулай аңлату, фәнни нигезләү, материалны үзаллы сөйләп, сорауларга җавап бирү, презентацияне һәм башка материалларны файдалана белү.

Безнең укучылар лаеклы чыгыш ясап, секция җитәкчеләреннән уңай бәя алды. Без алар өчен бик шатбыз!

Яшь тикшеренүчеләрне: беренче урын алган В.Йосыповны (4 «А» классы, җитәкчесе Р.Р.Йосыпова); икенче урын яулаган Д.Шәриповны (3 «А» классы, җитәкчесе Л.Г.Хөсәенова); В.Дәүләтшинаны (4 «Б» классы, В.Р.Гайнуллина); Л.Исайкинаны (3 «В», Р.Т.Шәрипова); өченче урынга лаек булган А.Хәйбуллинны, А.Әһлиуллинаны (3 «А» классы, җитәкчесе Л.Г.Хөсәенова), А.Маннанованы, Э.Галимованы, Р.Харисованы (барысы да 4 «В» классыннан, Ф.М.Әхмәтвәлиева) котлыйбыз.

Елена ДАНИЛОВА,

Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Читайте нас: