Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
2 март 2018, 13:28

Тау белән тау гына очрашмый...

Сөенче! Әйе, чынлап та, бик шәп хәбәр җиткерергә ашыгам мин. Шушы көннәрдә дәртле дә, кунакчыл да халык яшәгән изге Стәрлебаш җирендә Стәрлетамак башкорт драма театры актерлары белән очрашу көтә сезне, кадерле тамашачылар!

Әйткәндәй, алар үзләре дә бу очрашуны түземсезлек һәм бераз дулкынлану белән көтә. Яшерен-батырын түгел, хәзерге заманда халык спектакльләргә элекке кебек ашкынып тормый, сәбәпләрен табып, өйдә ятуны хуп күрә. Халыкның мондый мөнәсәбәтенә артист халкы күнеккән да кебек инде. Тик көчле рухы белән дан тоткан Стәрлебаш тамашачысы безнең актерларны, чын мәгънәсендә, колач җәеп каршы алыр, аларның эшен лаеклы бәяләр дигән ышанычтабыз.

Шуны да әйтеп китәргә кирәктер. Стәрлетамак башкорт драма театры артистлары белән халык көн саен БСТ каналында очрашып тора. Әйе, әйе, сез яратып караган “Күңелле яшибез” юмористик тележурналында... Менә шунда уйнаган актерлар белән күзгә-күз карап очрашу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Бигрәк тә сезнең якташыгыз, Шәкәр авылы егете Илгиз Әкимбәтовны күрми калу язык булыр. “Стәрлебаштан гына мондый талантлар чыга бит ул!” – дип, янә бер тапкыр горурланып алырсыз. Комедиядә Илгиз Ишморза улы белән бергә талантлы актерларыбыз Айгөл Зөбәйдуллина, Гөлнара Ярмиева, Револь Гыймалов уйный. Искиткеч кызыклы да, мавыктыргыч та, шул ук вакытта уйланырга мәҗбүр итеп тә уйный белә алар. 3 мартта район Мәдәният йортында уйналачак Данил Салиховның “Хатын түгел – аҗдаһа!” комедиясе ял йортына юлланган ирләренең чын йөзен ачырга тырышкан хатыннар турында... Мәхәббәт, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт маҗараларына корылган бу спектакльдә тамашачылар бер яктан тәгәрәп көлсә, икенче яктан андагы вакыйгалар аларны тирән уйланырга өнди.

Форсаттан файдаланып, тагы бер тапкыр сезгә эндәшәбез, кадерле тамашачылар, спектакльгә килми калмагыз. Йөрәкләрегезгә ял, күңелләрегезгә дәрт алып кайтырсыз. Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша, без дә тиздән очрашырбыз, күрешербез әле, дуслар!

Гөлдәр СОБХАНГУЛОВА, Стәрлетамак башкорт драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе.

Фото театр архивыннан.

Автор фотосы.

Читайте нас: