Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
29 гыйнвар 2018, 12:33

Безгә «Әүлия» килә

Безнең Башкортстанны еш кына әүлияләр иле дип йөртәләр. Бөек әүлияләрнең язмышы безгә Лира Якшыбаеваның китаплары аша таныш. Аллаһы Тәгалә тарафыннан илаһи зур көч-кодрәткә ия булган бөек шәхес, кешеләрне дәвалаган Мөҗәвир хәзрәт турындагы пьеса буенча Сибай дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Әүлия» спектакле узган ел республикада зур уңыш белән барды. Тиздән, 8 февральдә А.Мөбәраков исемендәге Сибай драма театры шушы спектакль белән безнең Стәрлебаш район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Спектакльнең режиссеры театрның сәнгать җитәкчесе Дамир Галимов.

Мөҗәвир хәзрәт Баймак районының Мансыр авылында туып үскән. Кечкенәдән әнисеннән калып, авырлыклар күреп үскән зирәк үсмернең белемгә омтылышы көчле була. Аңа ун яшьләр тирәсе булганда авылга килгән күренекле Зәйнулла ишан аның «өлешле» бала булганын сизә, шуңа күрә аның атасына бу балага гыйлем бирергә кирәклеген аңлата. Әмма бәләкәй генә туганнарын үги ана кулына калдырырга кызганып, ул якындагы Муллакай авылында укырга була. Анда данлыклы Габдулла Сәиди хәзрәтнең сабакларын ала. Әйткәндәй, Габдулланың атасы Сәетбаттал данлыклы Стәрлебаш мәдрәсәсендә белем ала. Шушы авыл кызы Шәмсеҗиһан белән гаилә корып, Муллакайга кайтып төпләнә. Уллары Габдуллага сигез яшь тулгач тәүдә әнисе, соңыннан әтисе дөнья куя. Шулчак әнисенең әтисе Тойгын карт аны Стәрлебашка алып кайта. Олатай мәктәбен үтү үсмернең хәтерендә мәңгегә кала. Мәгърифәтле Стәрлебаш җирендә, артабан Бохарада алган белемнәре Габдулланы яңа биеклекләргә күтәрә. Мөҗәвиргә нәкъ шушы Габдулла Сәиди нигез салган мәдрәсәдә укырга насыйп була.

- Габдулла Сәиди турында китап язганда миңа шушы тарафларга барып, кайчандыр мәгърифәт үзәге булып торган Стәрлебаш тарихын өйрәнергә, шулай ук мәдрәсәгә нигез салган Нигъмәтулла Биктимеровның зыяратын кылырга туры килде. Ишаннар төяге булган Стәрлебашка, аның халкына ихтирамым көчле. Чөнки күп кенә әүлияләрнең язмышы, булмышы шушы бәрәкәтле Стәрлебаш җире белән бәйле, - ди Лира апа безнең белән әңгәмәләшкәндә.

Мөҗәвирнең күңеленә табиблык серенә төшенү хуш килә. Ул монда им-том, арбау серләреннән тыш, үләннәр белән дәваларга өйрәнә. Укып чыккан, гомер буе туган авылында яши. 1967 елда 91 яшендә бакыйлыкка күчә. Үзенең якты йөзе, эчкерсезлеге, милләт аермавы, ихласлыгы белән меңәрләгән кешеләргә ярдәм кулын сузучы якташыбыз, илаһи көч иясе Мөҗәвир хәзрәт халык хәтерендә тик якты хатирәләр калдырып, аның күңелендә мәңге яши.

Әсәргә килгәндә, сәхнәдәге вакыйга Мөҗәвир хәзрәтнең авылдашы, дусты Омырзакның оныгына хәзрәт турында бәян итүе белән башланып китә. Вакытында, Мөҗәвир хәзрәткә нахакка яла ягып, аны төрмәгә җибәрүдә үзенең дә гаебе булуына үкенгән Омырзак, озак еллар үткәч, шул вакыттагы вакыйгаларны бермә-бер исенә төшерә башлый. … Менә алар, яшь егетләр, яңа гына мәдрәсәдә белем алып кайткан Мөҗәвир белән бергә Ургаза буенда печән чабалар. Шул җәйдә Мөҗәвир үзенең яшьлек мәхәббәтен - Сөмбеләне очрата. Сөмбелә… Артабан Мөҗәвир хәзрәтнең авылдагы тормышы сүрәтләнә. Төрле тарафлардан бик күпләр килә аңа. Әүлия кешеләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәвалый. Акыллы киңәшләре белән күпләрнең тормышларын җайга салырга ярдәм итә. Райком секретаре вәкиле мисалында күрсәтелгән вакыйга - моңа бер дәлил. Шушы образда Баймак райкомы секретаре Вилким Сабир улы Максютов сүрәтләнә. Әйткәндәй, ул безнең якташыбыз, Карагыш авылында туган. Бәләкәйдән ятим калган малайны картәтисе Сабир карт тәрбияләп үстерә. Илдә дингә каршы көрәш барганда да, оныгы аның Аллаһы Тәгаләнең берлегенә инануын үз күзләре белән күреп үсә. Артабан да олатасының дини сабаклары аңа тормышта хәл-вакыйгаларны ачыкларга ярдәм итә.

Спектакль Мөҗәвир хәзрәтнең халыкка калдырган туган төякне, илне саклау, бергә һәм тату булу турында васыяте һәм аның вафаты булып, җанының күккә ашуы белән тәмамлана. Ике бүлектән торган бу спектакль дин әһелләренә генә кагылмый, ә кешене яктылыкка, гаделлеккә яхшылыкка әйдәп, халыкка иман нуры, изгелек таратырга өнди. Берничә ай эчендә шушы спектакль күп районнарда күрсәтелә. Әсәрне үз күзләре белән күргәннәрнең сүзләре буенча, Сибай артистлары рольләрен бик оста башкарып, тамашачыларның сөюен яулап өлгерә.

Җиребезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән илаһи бер кодрәт иясе турында тамашаны үз күзләрегез белән күрергә теләсәгез, 8 февральдә район Мәдәният йортына рәхим итегез!

Ә 30 гыйнварда «Әүлия» пьесасы авторы, танылган язучы Лира Яхшыбаева район китапханәсендә стәрлебашлылар белән очрашу үткәрә.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА.

Фото Сибай театры архивыннан алынды.

Читайте нас: