Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
26 гыйнвар 2018, 18:46

Башкортстан туристлар өчен популярлашты

ТурСтат аналитик агентлыгы Русия шәһәрләре һәм төбәкләренең Яңа - 2018 ел бәйрәмнәрендә эчке туризм буенча туристлар арасында популярлык рейтингы төзегән.

Рейтинг әлеге төбәкләрне анализлау нәтиҗәләре һәм яңа 2018 ел бәйрәмнәрендә 2018 елның 19 гыйнварына карата туризм йомгаклары, эчке туризм статистикасын кертеп төзелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә Яңа 2018 ел каникулларында туристлар өчен популяр булган Русия шәһәрләре һәм төбәкләре ачыкланган.
Башкортстан 10 иң яхшы төбәк арасына кереп, тугызынчы урынны алган. Беренче урында Мәскәү шәһәре, икенче урында - Подмосковье, өченче урында - Краснодар крае.
Башкортстан Республикасында Яңа ел каникуллары чорында, узган еллар белән чагыштырганда, туристик агымның тотрыклы артуы күзәтелә. 148 меңнән артыграк кеше 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәрге чорда төбәктә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелгән урыннарга барган.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында "Башкортстан Яңа елда, искитмәле 2018 ел" проекты кысаларында үткәрелгән чаралар популяр була бара, алар милли колоритлы Кыш бабайның кунак тирмәләрен үз эченә ала: Уфа шәһәрендәге Үзәк кунак тирмәсе, шулай ук Бөре, Стәрлетамак, Белорет (Абзаково) һәм Туймазы (Кандракүл) районнарында.
Тирмәгә килгән һәр гаиләнең Кыш бабай белән аралашу, Яңа ел тамашаларында һәм башкаларда катнашу мөмкинлеге булды.
Уфада түләүсез метробуслар традициягә әверелгән, "Экскурсияле Уфа" махсус Яңа ел туры аеруча зур популярлык яулады.
Туристлар өчен тау чаңгысы курорты, шифаханәләр, ял базалары мавыктыргыч булды, аларның тулылыгы аерым очракларда 100 проценттан да артыграк тәшкил итте. Тау чаңгысы базаларына һәм республика шифаханәләренә кешеләрнең күп килүе Уфа-Белорет - "Урал легендасы" курортлары тизйөрешле поездын җибәрүгә этәргеч булды.
Электрон басма матбугат материалларыннан.
Читайте нас: