Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
25 гыйнвар 2018, 11:10

Сәүдә урыннары булдырылды

Әйтергә кирәк, район үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе сату өчен павильон урнаштыру кирәклеге күптәннән билгеле иде. Чөнки фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар ияләре үзләренең товарларын урамда сата иде (кайвакыт киштә урынына тартмалар урнаштырып, автомашина капотларына тезеп), яисә ихата белән уратылган махсус урында, ул авыл хуҗалыклары продуктлары базарына охшамаган да иде. Район хакимияте һәм урындагы авыл советы күптәннән инде әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзләде. Күптән түгел авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләсе хәл ителде. Узган елның декабрендә яңа ябык павильон рәсми ачылды. Бу турыда безгә Стәрлебаш авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Денисов җентекле сөйләде:

- Әлеге корылма безгә (Стәрлебаш авыл Советы авыл биләмәсе) якынча 450 мең сумга төште, шуның 300 меңе район бюджетыннан бүленде. Әлеге суммага павильонның үзен сатып алу (хосусый эшкуар Л.Х.Абайдуллинадан), аны монтажлау, шулай ук яңа прилавкалар урнаштыру керә. Шуннан соң гына «Стәрлебаш Жилкомсервис» унитар предприятиесе эшчеләре прилавкалар астына агач киштәләр һәм аяк астына җәймә ясады. Павильон эченә электрүткәргечләр кертү, электр челтәрләренә тоташтыру белән җаваплылыгы чикләнгән «Стерлибашевсксельэнерго» һәм «Гип-Электро» җәмгыятьләре шөгыльләнде, юл-ремонт төзелеш идарәсе вакташ белән тәэмин итте, аларның барысына да зур рәхмәт.

Авыл Советы карары белән павильонны тәэмин итү һәм карап тоту белән җаваплылыгы чикләнгән «Жилищник» җәмгыяте шөгыльләнәчәк. Утырышта шулай ук сәүдә урыннары өчен аренда түләвенең бәяләре расланган. Эдуард Анатольевич сүзләре буенча, җәйгә таба, «дача чоры» ачылу белән, урамда да үренте һәм үсентеләр сатучылар өчен сәүдә киштәләре урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук базарга караган территория дә төзекләндереләчәк. Шулай ук павильон эченә туңдыргыч камерасы урнаштыру да планда каралган.

Әлеге объектны ачу - цивилизацияле сәүдә өчен уңайлы шартлар тудыру һәм аның бәясе (ул һәркемгә кулай) җиңел табыш максатында түгел, ә электр энергиясе, бинаны һәм аңа караган территорияне тәртиптә тоту чыгымын каплау өчен алына.

Ирле-хатынлы Искәндәровлар: Без Стәрлебаш авылында яшибез. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек асрыйбыз, кош-корт үстерәбез. Еш кына үзебезнең продукция белән базарга чыгабыз. Бүген менә ит сатабыз. Павильонга килгәндә, ул чиста, якты, ә иң мөһиме, сатып алучыларны да, сатучыларны да җил-яңгырдан саклый. Бу ачык һава астында сату итүгә караганда уңайлырак. Монда һәрвакыт кеше күп килүен телибез.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: