Зират караучы Кадыйр Хәсәнов һәм аның ярдәмчесе Закир Дәминов сүзләре буенча капка күптәннән кирәк иде. Йөк машинасы кереп, анда җыелган чүп-чарны, агач ботакларын, өмәләрдән соң җыелган чүпләрне түгү өчен. Ярдәм сорап, шундый изделиеләр әзерләүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Аларга хосусый эшкуар Руслан Абайдуллин ярдәм итәргә теләк белдергән. Материал өчен генә акча алган, ә эшне үз исәбенә башкарган. Нәтиҗәдә, капка зираттагы кирәге булмаган тимер сыныкларын тапшырудан җыелган һәм халык биргән хәер акчасына эшләнгән. Аларны сварщик Илдус Әсфәндияров һәм слесарь Рәмил Рәхимкулов башкарган.
Әңгәмә барышында Закир Бакир улы моның бердәнбер яңалык булмавын билгеләде. Шулай узган елда район үзәгенең барлык өч мәхәлләсе бүлгән акча ярдәмендә кабер казу өчен җайланма сатып алынган. Ә быел шулар ярдәме белән электрогенератор сатып алырга планлаштырыла. Яңа зират өчен мәйдан бүлү кирәклеге турында сөйләшү бара, чөнки әлегесе тулган.
Рәсемдә: Кадыйр Хәсәнов, Илдус Әсфәндияров, Рәмил Рәхимкулов, Закир Дәминов