Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
11 гыйнвар 2018, 11:05

Яңа елга - яңа тәрәзәләр

Яңа ел һәрвакыт шатлыклар алып килә, һәм бу чорда нинди дә булса могҗиза була. Безнең Яшерган урта мәктәбендә дә булды ул. Республикада һәм районда берничә ел урындагы инициативаларга ярдәм программасы эшләп килә, узган елны безгә аңарда катнашу бәхете тиде.

Әлеге программаның асылы шунда - проблеманы хәл итүгә акчаның бер өлеше дәүләт тарафыннан бирелә, бер өлешен халык җыя, бер өлешен спонсорлар бирә. Ата-аналарның, Яшерган, Айтуган, Түбәнге Ибрай авылы халкының ярдәме белән кирәкле сумма тупланды.

Безнең мәктәп бинасы 1988 елда төзелгән, шул вакыттан бирле аңарда бер тапкыр да тәрәзәләр ремонтланмаган, күп урыннарда агач рамнар черегән. Инициатива төркеме тарафыннан тәрәзә блокларының бер өлешен алыштырырга карар ителде. Бүгенге көндә мәктәптә һәм балалар бакчасында (алар бер бинада урнашкан) 28 пыяла тәрәзә пластикка алыштырылды. Нигездә алар классларда алыштырылды, чөнки балалар вакытларының күпчелек өлешен анда үткәрә. Хәзер классларда җылырак һәм яктырак, чөнки пластик тәрәзәләр туңмый.

Укытучылар коллективы, ата-аналар һәм, әлбәттә инде, балалар әлеге изге эштә катнашкан һәм финанс ярдәме күрсәткән һәркемгә чиксез рәхмәтле. Аеруча әлеге проектта гына түгел, уку елы дәвамында берничә тапкыр безгә матди ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәт әйтәсе килә. Болар Вадим Кинҗәбузов, Илнур Сабирҗанов, Равил Хәйруллин, Ильяс Шафиков, Винер Шәйхулов, Азат Заһидуллин, Рәфис Насретдинов, Алсу Камаева, Дамир Ишембәтов, Флүз Исмәгыйлев, Илгиз Абдуллин, Хәлил Солтанов, Миләүшә Нургалиева. Шулай ук Яшерган авылының ике мәчете җитәкчеләре Минегазим Әлмөхәммәтовка һәм Назыйм Галиевка, урындагы авыл биләмәсе башлыгы Нияз Гыймазовка безгә һәрвакыт ярдәм күрсәткәннәре һәм мәктәпкә финанс ягыннан гына түгел, үсеп килүче буынга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләрендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек телибез.

Бу программада катнашып, без бердәмлектә көч булуына тагын бер кат инандык. Бары тик бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләп, барлык авырлыкларны һәм күңелсезлекләрне җиңәргә мөмкин.
Гөлсинә НАСРЕТДИНОВА,
Яшерган урта мәктәбе директоры вазыйфасын башкаручы.
Читайте нас: