Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
9 гыйнвар 2018, 11:37

Тораклы булу - зур бәхет!

Тораклы булу күп яшь гаиләләр өчен катлаулы мәсьәлә. Ә ничек тә үз өеңне булдырасың килә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен безнең районда яшь гаиләләргә балалары туганда (уллыкка яки кызлыкка алганда) Төзелеш һәм архитектура буенча БР дәүләт комитетының “Башкортстан Республикасының төзелеш комплексы һәм архитектура үсеше” дәүләт программасы кысаларында социаль түләүләр бирү программасы тормышка ашырыла.

Әлеге социаль түләү республиканың бюджет средстволары исәбеннән сатып алынган яки төзелүче торак бинаның түләнеп бетмәгән бәясен каплау өчен бирелә. Шулай ук ул торак сатып алуга яки төзелүче торакка яисә төзелешкә кредит (ипотека) килешүе буенча бурычның төп суммасын һәм процентларын түләү өчен файдаланырга мөмкин. Бу программа ярдәмендә узган елның октябрендә ике гаилә гомум суммасы 125811,20 сум тәшкил иткән социаль түләүләр алды. Район хакимиятендә Яңа елга тагын өч гаилә әйбәт бүләк – гомум суммасы 637 464,23 сум тәшкил иткән сертификатлар алуга иреште. Аларны яшь гаиләләргә район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Ильяс Ибәтуллин тапшырды. Ул соңгы вакытта дәүләтнең демографик хәлгә күп игътибар бүлүен һәм яшь гаиләләргә федераль, шулай ук республика дәрәҗәсендә төрле ярдәм чаралары күрсәтүен билгеләде. Соңыннан Ильяс Гаяз улы җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм һәр яшь гаиләгә изге теләкләрен җиткерде. Социаль түләүләр алуга гаризалар 2016 елның 31 декабренә кадәр кабул ителде. Бүгенге көндә дәүләт ярдәме алуга тагын алты яшь гаилә исемлектә тора.

Лиана ЯРМИЕВА. Фото район хакимияте тарафыннан бирелде.


Читайте нас: