Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
9 гыйнвар 2018, 14:32

Икеләтә уңыш елмайды

Гөлниса Халитова (рәсемдә) - даими гәзит укучыбыз. Аның сүзләре буенча, ул район гәзитен балачактан ук укый һәм гәзиткә сөюе гомере буена бара. "Стәрлебаш шишмәләре" гәзитеннән ул бүген дә аерылмый, аны башкорт телендә алдыра.

Район гәзитеннән тыш, ул тагын да күп кенә республика гәзит-журналларына язылган.

- Минем яраткан басмаларым - "Йәшлек", "Тамаша", "Шонкар" һәм, әлбәттә инде, "Стәрлебаш шишмәләре", - ди Гөлниса Фәйзулла кызы.

- Өстәвенә мин призлар уйнатуда даими катнашам, һәм әйтергә кирәк, уңышсыз түгел. Шушы еллар эчендә төрле басмалардан унга якын истәлекле призлар: чәй сервизы, пледлар, шикәр савыты һәм башкаларны алдым. Узган елда аңа уңыш хәтта ике тапкыр елмая.

Ул район гәзитенең призын гына отмаган. "Республика Башкортостан" басмасының “Суперприз от” уенында катнашып, планшетка ия булган.

- Күпләр телефоннан шалтыратып котлады, ә иң истә калганы – район гәзите мөхәррире Мансаф Ганиевның изге теләкләре булды. Аңардан күп җылы сүзләр ишеттем, - дип хискә бирелде Гөлниса Фәйзулла кызы безнең белән сөйләшкәндә.

Ул көндәлек басмаларны укырга яратуын әйтте. Үзе генә түгел, шулай ук яңалыкларны белеп торсыннар, файдалы киңәшләрне һәм аш-су рецептларын куллансын өчен танышларына һәм туганнарына да гәзитләрне укырга бирә. Шул ук вакытта гәзиттә рекламалар азрак булсын иде дип теләде. Күп еллар Гөлниса Фәйзулла кызының актив авыл хәбәрчесе булуын, кызыклы мәкаләләр язуын билгелисе килә һәм моның өчен аерым рәхмәт.

- Ялкауланмаска, призлар уйнатуда катнашырга кирәк һәм уңыш сезгә мотлак елмаячак, - дип исәпли ул. – Истәлекле бүләк өчен рәхмәт. Иҗади коллективны һәм район халкын Яңа 2018 ел бәйрәме белән котлыйм. Барыбыз өчен дә ул уңышлы булсын, сәламәтлек, иминлек һәм гаиләләрегезгә тынычлык алып килсен.
Рәйсә МУСИНА. Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.
Читайте нас: