Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
29 декабрь 2017, 12:42

Көтеп алынган һәм файдалы бүләк – автомат кер юу машинасы

Тәтер-Арслан балалар бакчасы авылның үзәгендә урнашкан. Аның территориясе һәрвакыт чиста һәм каралган. Үткән ел урындагы хакимият ярдәмендә монда балалар мәйданчыгы куелган иде. Киләсе, юбилей елында (учреждение 30 еллыгын билгели) урындагы инициативаларга ярдәм программасы буенча бинаның тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштырырга ниятлиләр. Шушы көннәрдә монда шатлыклы вакыйга булды. Җаваплылыгы чикләнгән “Арслан” җәмгыяте урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесе учредителе Вагыйзь Сәлимҗанов балалар учреждениесе өчен кирәкле көнкүреш техникасы – автомат кер юу машинасы бүләк итте.

Әлеге балалар бакчасында бердәм тату коллектив эшли. Тәрбияләнүчеләр, ә алар бүгенге көндә 33, бу көнне аларга монда ошавын күп тапкырлар кабатлады. Шулай ук Кыш бабайга хат язулары һәм түземсезлек белән Яңа елга бүләкләр көтүләре турында да сөйләделәр.

- Ә без, өлкәннәр, Кыш бабайга түгел, безгә бу хәлдә чынлап та ярдәм итәрдәй кешегә Вагыйзь Шәкүр улына мөрәҗәгать иттек. Эш шунда, балалар бакчасында байтак вакыт кер юу белән проблема яшәп килә. Иң гади "Ока" кер юу машинасы ун елдан артык эшләде. Соңгы вакытта без аңардан файдаланмадык дисәк тә була. Пычранган урын-җир япмаларын чиратлап өйгә алып кайтабыз, аларны үзебезнең автоматларда юабыз, - дип сөйли өлкән тәрбияче Винера Арсланова. - Вагыйзь Шәкүр улы шунда ук безнең үтенечкә колак салды һәм Яңа ел алдыннан заманча кер юу машинасы бүләк итте.
Коллективның һәм балаларның шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров, урындагы хакимият башлыгы С.С.Гомәров килде, алар да һәркайсы балаларга үзләренең күчтәнәчен алып килгән . Җавап итеп балалар иҗади сәләтләрен күрсәтте: җырлады, шигырьләр сөйләде . Аларны боларга тәрбияче Гүзәлия Мөхәммәтшина өйрәтте. Балалар бакчасында яки авыл мәдәният йортында булсынмы, бер генә бәйрәм чарасы да аның катнашлыгыннан башка үтми - Гүзәлия Ягъфәр кызы җырлар да яза, баянда да оста уйный.
Балалар чыгышыннан соң кунаклар аларга иң ихлас теләкләрен: сәламәт, мәрхәмәтле, тыңлаулы булуларын теләде. Барлык шушы теләкләр тормышка ашсын, сабыйларның киләчәге якты һәм уңышлы булсын!
Балалар бакчасы коллективы Вагыйзь Сәлимҗановка ярдәме өчен рәхмәт белдерә. Кер юу машинасы озак эшләсен һәм хуҗаларын сөендерсен дип телисе генә кала.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Ф.ЙОСЫПОВА фотолары.
Читайте нас в