Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
26 декабрь 2017, 11:38

Яңа елга күңелле сюрприз

Яңа ел ул шундый бәйрәм, без аны ел буе көтәбез һәм Кыш бабай белән Карсылу мотлак күп итеп бәхет, күңелле сюрпризлар, шатлыклар, уңышлар һәм бүләкләр алып килүенә ышанабыз. Стәрлебаш авылының дүрт укучысына алар чынлап та сюрприз ясады.

22 декабрьдә Уфада, "Башкортстан" дәүләт концерт залында республиканың төп чыршы бәйрәме үтте. Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 780 бала катнашты. Безнең дүрт стәрлебашлыга Башкортстанның төп чыршысында катнашу өчен чакыру билетлары алу бәхете тиде, алар укуда һәм спортта аеруча зур нәтиҗәләр күрсәткән. Алар Елембәт урта мәктәбенең 9 класс укучысы Алмаз Байназаров, Тәтер- Арслан урта мәктәбенең 9 класс укучысы Алия Рысаева, Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Айгизә Мәннәнова һәм Стәрлебаш коррекция мәктәбенең 5 класс укучысы Розалина Баймиева .

Җыелучыларны Яңа 2018 ел белән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән БР мәгариф министры Гөлназ Шафикова котлады.

Балаларга яшел чыршы тирәли Кыш бабай һәм әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уены, шулай ук Кыш бабай, Карсылу һәм заманча мультфильмның яраткан персонажлары чыгыш ясаган "Яңа елның тавышы" театрлаштырылган тамашасы бик охшады.

Республика чыршысы турында истәлеккә укучылар бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр алды. Безнең район вәкилләренә якташыбыз, "Уфа шәһәре шәһәр округының Октябрь районы торак хуҗалыгы идарәсе" акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Раил Хөсәен улы Абдрахмановтан котлаулар ишетү һәм Яңа ел бүләкләре алу бик күңелле булды.

Тамашадан соң тәмле бәйрәмчә төшке аш оештырылды. Бу бәйрәм укучыларны ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, укуда, спортта һәм мәдәнияттә яңа үрләр яуларга этәргеч булды. Башкаладан алар күтәренке кәеф белән уңай тәэссоратлар алып кайтты.

Ләйсән ИДРИСОВА, 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең педагог-психологы.
Читайте нас: