Үтеп баручы елның декабрь ае конкурсантлар өчен генә түгел, алар өчен янып-көйгән тамашачылар өчен дә аеруча киеренке булды.
Һәм менә... 13 декабрьдә Уфада, “Башкортостан” Дәүләт концерт залында “Баек-2017” республика телевизион конкурсының юбилей Гала - концерты үтте. Анда Башкортстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан Русия төбәкләреннән, якын чит илләрдән ялгыз һәм халык биюләре башкаручы 550 биюче катнашты.
- 10 декабрьдән 13енә кадәр Гала-концертка зур оештыру эше һәм аны үткәрүгә әзерлек алып барылды, - дип сөйләде кайткач Кадрия Зөбәерова. - Безнең коллективка атказанган мәдәният хезмәткәрләре, танылган хореографлар Рәис Низаметдинов һәм Фәнил Әсәдуллин җитәкчелегендә эшләү бәхете тиде. Алар "Ахирәтләр"дә катнашучыларның потенциалын һәм эш сөючәнлеген югары бәяләде. Дискуссияләр, бәхәсләр ике якның да үз фикерен яклавы - барысы да булды... Шулай да, бердәм фикергә килдек. Безнең коллектив оештыручыларга шул ягы белән - үзсүзлелеге һәм ныкышмалылыгы белән истә калгандыр, мөгаен.