Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
25 декабрь 2017, 11:23

Активлыгы һәм шәхси өлеше өчен почетлы исем

Стәрлебаш районының почетлы гражданины. Бу исем актив яшәү рәвеше алып барган, районның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүчеләргә бирелә. Район Советының күптән түгел үткән XVнче утырышында Л.Т.Байназаровага һәм З.Л.Зәйнуллинга кызыл тасмалар һәм шушы почетлы исемгә таныклыклар тапшырылды.

Алар икесе дә район халкына яхшы таныш. Люция Тимеркадык кызы озак еллар “Күндерәккәй” башкорт халык фольклор ансамбленә җитәкчелек итә. Бу коллектив район, шулай ук төрле республика һәм Бөтенрусия конкурслары һәм фестивальләре призеры. Аңа үзешчән сәнгатьне үстерүдә шәхси өлеш керткәне һәм актив катнашканы өчен лаеклы исем бирелде. Ә танылган язучы, шушы еллар дәвамында үзенең туган ягын һәм аның кешеләрен данлаган Зәки Лотфулла улына язучылык эшчәнлегендә актив катнашканы һәм шәхси өлеш керткәне өчен.

Тасмаларны һәм таныклыкларны аларга җылы котлау сүзләре белән район Советы рәисе Юнир Рысаев тапшырды. Җавап сүзендә Люция Тимеркадык кызы һәм Зәки Лотфулла улы депутатларга, район хакимиятенә һәм халкына аларның хезмәтенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ә Зәки Зәйнуллин район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка үз куллары белән ясаган “41нең арбалы хатыннары” пьесасы геройларының агач сыннарын бүләк итте. Унбиш китап авторы булган талантлы язучының каләм белән генә түгел, столяр коралы белән дә иҗат итү сәләте бар.

Район гәзите укучылары исеменнән безнең дә котлауларны кабул итегез, Зәки Лотфулла улы һәм Люция Тимеркадык кызы! Сезгә яңа иҗади уңышлар телибез!
Рәйсә МУСИНА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.



Читайте нас: