Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
20 декабрь 2017, 16:34

Татарча сөйләм шунда ук текстка әйләндерелә

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенә караганда, гамәли семиотика галимнәре тарафыннан татар сөйләм телен текстка әйләндерү программасы эшләнгән. Әйтергә кирәк, әлеге программа инглиз, урыс сөйләмен текстка әйләндерүче башка программалардан сыйфат ягыннан бер дә калышмый.

"Инглиз һәм башка телләр өчен бу очракта бер төрлерәк технологияләр кулланыла. Әмма аларның иң яхшыларын татар теленә яраклаштыру үзе бер зур фәнни-тикшеренү мәсьәләсе булып чыкты. Бу проблеманы хәл итү өчен без Төркия, Венгрия, Чехия, Мексика һәм башка илләрдә үткәрелгән абруйлы конференцияләрдә чыгыш ясап, аларның тәҗрибәсен өйрәндек. Һәм иң яхшы технологияләрне үзебезнең программаларда кулландык", - ди Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры урынбасары, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин.
Хәзер укылган теләсә нинди татарча текстны 88 процент төгәллек белән язма текстка әйләндереп була. Бу, әйтик, журналистлар өчен аеруча уңайлы программа. Диктофонны куясың да, сөйләмне программа шунда ук текстка әйләндереп бара, язып та торасы юк, ди галимнәр.
Бу программа инде тулысынча әзер, аны киңкүләм куллану мөмкинлеген булдыру өчен сервер гына кирәк. Хәзерге вакытта бу мәсьәләне Фәннәр академиясе хәл итә.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: