Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
19 декабрь 2017, 11:38

Сагынып көттек ел буе

Бар җирдәдә Яңа ел кәефе хакимлек итә Стәрлебаш күзгә күренеп матурлана: кибетләрдә өйләр тәрәзәләрендә гирляндалар балкый. Иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елны каршылауга әзерлек эшләре "Энҗе" сәүдә үзәге алдындагы мәйданда да тулы көченә бара.

Күптән түгел БР "Стәрлетамак урман хуҗалыгы" учреждениесенең Стәрлебаш участогы вәкилләре монда биек, купшы чыршы куйды, аны "Шанс" такси хезмәте директоры Рөстәм Кадыйров бушлай биргән. Хәзер район үзәгенең төп чыршысы янында оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары боз шәһәрчеге төзи. Узган җомга чыршы куелган мәйданчыкны боз белән уратып алу эшләре белән шөгыльләнүче "Стәрлебаш Жилкомсервис" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләрен күрергә була иде. Бозны алар үзләренең техникасында Сабантуй буасыннан китерә "Ике көндә 20 рейс ясадык, хәзер төрле сыннар ясау өчен боз ташыячакбыз", - ди югарыда атап үтелгән предприятиенең баш инженеры Илшат Ильясов. Бу көнне мәйданда шулай ук "ГИП ЭЛЕКТРО" хезмәткәрләре дә тырышып эшли - алар мәйданны төрле төстәге гирляндалар белән бизи иде.
Чыршы янында яткан боз кисәкләре әлегә әкият геройлары сыннарына бөтенләй охшамаган. Ләкин бик тиздән оста куллар аларны төрле скульптуралага әверелдерәчәк. Ә балалар өчен шугалаклар да барлыкка килсә мәйданчык һәркемгә - балалар һәм өлкәннәргә дә Яңа ел могҗизасына чумып, күңелле һәм кызыклы ял итү урынына әвереләчәк.

Лиана ЯРМИЕВА. Автор фотосы.
Читайте нас: