Барлык яңалыклар
Әйбәт хәбәр
19 декабрь 2017, 11:20

Кунакка килеп, бүләкләр тапшырдылар

Без җиңел булмаган, катлаулы заманда яшибез, диләр. Әйе, бу чынлап та шулай, әмма, изгелеклек, миһербанлык, якын кешеләреңә игътибарлы мөнәсәбәттә булу бүген дә кешеләргә хас сыйфат. Моңа без үзебез дә инанабыз.

Шулай итеп, күптән түгел безнең коррекция мәктәбенә Күндерәк авыл биләмәсеннән делегатлар килде. Ветераннар советы рәисе Нурия Исмәгыйлева, Табылды авыл мәдәният йорты директоры Альфира Даутова, «Акинәйләр» клубы җитәкчесе Люция Абдрахманова һәм Табылды авылы старостасы Тәлгать Исмәгыйлев тәрбияләнүчеләребезгә уку кирәк-яраклары һәм спорт туплары бүләк итте.

- Балалар вакытларын файдалы үткәрсеннәр. Рәсем төшерсеннәр, спорт белән шөгыльләнсеннәр, ә безнең бүләкләр аларга ярдәм булсын, - диде алар.

Без кунакларны тәрбияләнүчеләребез, коллектив, мәктәп белән таныштырдык. Кунакларга балалар белем алган һәм яшәгән шартлар бик охшады. Без табылдылыларга ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Кылган изгелекләре үзләренә меңләтә әйләнеп кайтсын.
Дилфүзә ГАЙНУЛЛИНА, коррекция мәктәбенең укыту эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: