1958 ел истә калган, - диде Равил Сәхиулла улы. – Ул чагында мин Яшерган җиде еллык мәктәбендә укыта идем. Редакция иң яхшы шигырьгә конкурс игълан итте. Мин дә язып тапшырдым. Күпмедер вакыттан урамда редакциянең җаваплы секретаре Гали Гомәров белән очраштым. Мине туктатып, ул шигырьләремнең гәзиттә басылып чыгуы турында әйтте. Шатлыгымның чиге булмады! Шунда ук редакциягә кереп, аларны укып чыктым. Тагы да язу теләгем туды. Ә аннары үзем дә редакциягә эшкә килдем. Кем әйтмешли, башым белән эшкә чумдым. Ул чагындагы каләмдәш дусларым Зиннәт Галимов, Инсаф Шәехов, Гали Гомәров, Рәфкать Шәрипов, Шакир Мәхмүтов һәм башкалар үзләренең киңәшләрен биреп, мине дәртләндерде. Аның юлбашы турындагы хатирәләре менә шундый.
1962 елда Равил Сәхиулла улы “Кызыл таң” республика гәзитенә эшкә күчә. Аның кискен иҗади күтәрелеше шунда башлана. 1967 елда беренче “Таң елмаюы” исемле китабы дөнья күрә. Бу китап аның шигъриятен яратучыларда һәм хәтта абруйлы әдәбиятчыларда зур тәэссоратлар тудыра. Таланты ачыла бара. 1972-1982 елларда Равил Сәхиулла улы – Башкортстан китап нәшрияты мөхәррире. СССР Язучылар берлеге әгъзасы итеп алына. Аннары “Һәнәк” журналында, республиканың Дөньяны яклау комитетында, Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында эшли. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.
Якташыбызның иҗаты яңа биеклекләргә күтәрелә. Башкортстан китап нәшрияты аның 17 китабын (шигъри җыентыклар, шулай ук ике повестен) бастырып чыгара. Тиражлары – дистә меңләгән данәләр. Бу нәрсә турында сөйли? Шулкадәрле зур тираж әлеге әсәрләрнең зур иҗтимагый әһәмияткә ия булуын дәлилли. Аның шигырьләре белорусс, украин, каракалпак, марий телләренә тәрҗемә ителгән. Шулай итеп, якташыбыз республикадан читтә дә танылу ала. Ә ул үзе кайбер башка халыклар шагыйрьләре шигырьләрен башкортчага тәрҗемә итә.
Равил Сәхиулла улының шигъри осталыгы, аның әсәрләре тудырган хисләр турында күп язарга мөмкин булыр иде. Әмма бөек Мостай Кәримнең фәһемле сүзләрен әйтеп үтү белән чикләник: “Равил Шаммасның әдәби сүзе бик көчле, күңелләргә үтеп керүчән”.
Һичшиксез, Равил Шаммас – күренекле якташларыбыз исәбендә.
Я мактыйлар, я хурлыйлар,
Безне үстерде сукыр шәмле,
Маллар карау, җир эшкәртү
«Ник туган»га әверелгәннәр,
«Типтереп дөнъя көтәм, – ди. –
Синнән китәм, хуш, кала!»
Колхоз, диеп, басу, диеп,
Стәрлебаш мәктәбе коллективына арныйм
Бер ояда үскән кошлар сыман
Бергә алдык тәүге белемне.
Киләчәкке гомер язмышлары
Төрле икән, телем-телемле.
Берәүләргә тиде олы телем –
Батыра биреп авыр төрәнне.
Мөгаллимгә тиде үз өлеше,
Киләчәк кешене һаман әзерли.
Ялкаулар да булды, алар шулай:
«Без әзергә һаман хәзер», – ди.
Миңа да бит тиде үз өлешем –
Атлап киттем Тукай юлыннан.
Шигырь язам, башка күп һөнәрләр
Килми, беләм, минем кулымнан.
Юллар да бит төрле. Берәүебез
Икенчебез илгә алтын эзләп,
Тау-таш сукмакларын сайлаган.
Кичкәннәре булды диңгез, океан,
Илнең йөген алар иңгә салган,
Кулларыннан килгән кадәрле.
Ә мин инде бер аксакал булып,
Әкрен генә җирдән атлыймын.
Һәммасен дә өзелеп сагынамын,
Төс-башларын җанда саклыймын.
Тәүләп канат алган оябызны
Ул һәрвакыт миңә көч-дәрт бирде,
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/