Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
28 март 2020, 22:25

Яшьлек төбәге - Карабаш сагыш белән аралаш...

Роберт абый Миңнуллин 1966 елда Илеш районының Карабаш урта мәктәбен тәмамлаган.

Ул чорда районнарда урта мәктәпләр санаулы авылларда гына булган. Шушы авылда аның туганнан туган абыйсы Зөфәр Хәмидуллин (соңыннан күренекле журналист, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе) урыс теле укыткан булган.
Безгә дә, Иштерәктән Карабашка йөреп укыгын балаларга, мәктәптә Роберт абыйны татар әдәбиятыннан укыткан Бикә Сафиевна дәрес бирде. Үз предметына мөкиббән укытучы иде ул. Бикә Сафиевна әдәбиятны бөтен күзәнәге белән тоя, ярата иде. Үзенең укучылары Роберт Миңнуллин белән Ринат Хәйретдинов турында, аларның талантына соклануын яшермичә, аналарча күңел җылылыгын кушып сөйли иде.
Роберт абый: ”Карабашны да гомеремдә онытасым юк. Үсмер чакның иң катлаулы бер чорында ул мине үзенә сыендырды, урта белем бирде. Мин анда беренче тапкыр үземне кеше итеп тойдым. Карабаштагы көннәрем яшен яшьнәгән кебек кенә булды. Сизми дә калдым. Ә ул һаман да минем күңел түрендә дөрли: сүнми дә, сүрелми дә!” - дип язды истәлекләрендә.

Яшьлегемнең иң яшь чагын
Башласам яңабаштан,
Уйламый да башлар идем
Иң башта Карабаштан.

Яшьлегемнән хәбәр төсле,
Сәлам төсле – Карабаш.
Тетрәп китәм яшьлегемә
Бер әйләнеп карагач.

Яшел чагым, яшь гөл чагым,
Яшен чагым – Карабаш.
Хәтерләрнең һәр йомгагы
Сагыш белән аралаш.

Иң садә сәгатьләремне
Алып калган Карабаш.
Гел моңлану ярамый да...
Ярамаса ярамас.

Ничә язлар, ничә җәйләр
Киткәнгә Карабаштан?!
Сагынам, сагыначакмын
Шуңа да карамастан!

“И газиз якташларым!”, Казан, 2013 ел.

Рәсемдә: якташлар - Роберт Миңнуллин, Фәнүнә Сираҗетднова, Фәндил Мөхәммәтдинов.

Автор фотосы.

Идрис Саитгалеев https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: