Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
19 ноябрь 2019, 14:33

Төзүче була, танылган медицина хезмәткәренә әверелә

Уфа медицина училищесының кабул итү комиссиясендә 16 яшьлек Вахит Мөхәммәдьяровны тыңлап, гаҗәпләнеп болай диләр: - Син, көчле ихтыярлы кешедер, егет. Күпме сынаулар, юклыклар үткәргәннән соң нәкъ менә безгә килергә булгансың. Вахит дәшми. - Ярар алай булгач, укы, әйдә, - ди өлкән яшьтәге укытучы. – Тулай торакта урын булыр. Ләкин менә ничек укырга. Әти-әнисе юк. Ярдәм итәрлек туганнары да юк. Эшләп укырга туры килер, мөгаен.

Ул Стәрлебаш авылыннан. 1941 елда әтисе Лотфрахман фронтка китә һәм әйләнеп кайтмый. Әнисе Сәрвәр 1944 елда ангина эпидемиясе вакытында чирләп, якты дөнья белән хушлаша. Шул рәвешле, 13 яшьлек Вахит бөтенләй ятим кала.
Нәрсә эшләргә? Юлы бер – ФЗО (фабрика-завод укулары) мәктәбенә барырга.
Анда укуын тәмамлап, кайбер төзелешләрдә эшли (үсмер генә чагында).
Бервакыт аның белән бәхетсезлек очрагы була. Дүртенче каттан егылып, иңбаш сөяген сындыра. Азактан үзе сөйләвенчә, дәваханәдә дәваланганда медицина хезмәткәрләренең үзенә карата хәстәрлекле мөнәсәбәтен тоя һәм аңарда кешеләрне дәвалау теләге уяна.
Һәм менә медицина училищесы. Аны тәмамлаганнан соң Мөхәммәдьяров Башкорт дәүләт медицина институтына документларын тапшыра. Дәвалау факультетында укуын медбрат эше белән бергә алып бара. Бишенче курста клиникаларга йөреп, хирургларга ашыгыч операцияләр вакытында ярдәм итә.
Институттан соң акушер-гинеколог булып Дүртөйле районына җибәрелә. Әмма соңрак хирург һәм травматолог вазыйфаларын да алып бара.
Аның хатирәләренә күз салыйк. Эшенең тәүге көне онытылмаслык булып хәтерендә кала. Кереп килгәндә үк аның морг ишеге алдында носилкада яткан хатынны каравын үтенәләр. Аның тамыр тибешен тикшергәннән соң Мөхәммәдьяров тыныч кына болай ди: операция бүлмәсенә алып барыгыз. Һәм үзе шунда йөгерә. Авыру хатын аналыктан тыш йөклелек нәтиҗәсендә күп кан югалтудан авыр хәлдә була. Яшь табибка бик күп көч салырга туры килә, шулай да хатынны коткарып калалар.
Ә менә икенче очрак. Бер ай үтүгә район дәваханәсенең кабул итү бүлегенә производствода уң кулын авыр җәрәхәтләгән ирне китерәләр. Табиблар киңәшмәсендә рентгенолог терсәк сөягендә һәм уң кулының чукларында 67 вак кыйпылчык булуы турында хәбәр итә. Баш табиб диагнозны билгели: тән тиресе, эре кан тамырлары һәм нервларга зыян килү белән терсәк сөягенең һәм бармак сөякләренең сынуы һәм чарпалануы. Йомгаклап, ул болай ди: кисәргә кирәк, Вахит Мөхәммәдьяров ассистент булачак. Тик соңыннан озак кына сөйләшүләрдән соң ул Мөхәммәдьяровның авыруны үзе дәвалавы белән ризалаша, әмма бер искәрмә белән, ул төп акушер-гинеколог эшен дә алып барырга тиеш.
Алты ай ныкышмалы эшләгәннән соң, күп тапкырлар гипс салып, тиешле массаж ясап, авыруның һәм аның гаилә әгъзаларының психикасын сакларга тырышып, кулның һәм бармакларның тоя башлавына ирешәләр. Ә инде алты ел дәвамында ныкышмалы шөгыльләнү нәтиҗәсендә куллар эшчәнлеге тулысынча тергезелә.
1960-1965 елларда ул әлеге дәваханәдә бүлек мөдире вазыйфасын били.
Бервакыт Күмертау брикет фабрикасында шартлау була. Шәһәр дәваханәсенә яралылар күпләп китерелә. Мөхәммәдьяров хирург, нейрохирург һәм травматолог сыйфатында тәүлек әйләнәсенә эшли. Аның осталыгы нәтиҗәсендә күпләрнең аяк-куллары саклап калына, инвалидлыктан коткару өчен күп нәрсә эшләнә.
Вахит Лотфрахман улын Башкорт медицина институтының гомум хирургия кафедрасына клиник ординатурага укуга җибәрәләр. Укуын тәмамлаганнан соң ул хирург-онколог булып, Республика онкология диспансерында эшли башлый. Үзенең белем дәрәҗәсен арттыра, Новокузнецк, Ленинград, Мәскәү шәһәрләрендә камилләшү курсларында укый. Нью-Йоркта Америка хирурглары конгрессына делегат итеп җибәрелә.
Күкрәк хирургиясе бүлегендә ун елдан артык эшләп, үпкәләргә, корсакка һәм оча сөягенә бик күп операцияләр ясый. Сөт бизе яман шеше аврыуын дәвалау мәсьәләләре буенча тикшеренүләрдә актив катнаша. Авыруның башлангыч чорында сөт бизе яман шешен хирургик дәвалауда органнарны саклап калу ысулларын гамәлгә кертү инициаторы була. Ун ел дәвамында якташыбыз республиканың дәвалау учреждениеләрендә зур консультация һәм оештыру-методик ярдәмен күрсәтеп, Уфа шәһәренең штаттан тыш баш онкологы буларак, актив эш алып бара. Ашказаны, үпкәләр, сөт бизләре яман шеше авыруларына диагноз кую һәм дәвалау буенча 35 фәнни мәкаләсе бар. Ул бүлек мөдире булып эшләгән дәвердә аның хезмәтләре ярдәмендә сөт бизе яман шешен ачыклау күпкә яхшырды, шул исәптән башлангыч стадиядә, үлүчеләр кимеде. Аның бүлеген ул чагында югары хезмәтләндерү коллективы дип атыйлар.
Кыскасы, Вахит Лотфрахман улы күренекле табиб, киң профильле югары категорияле онколог-хирург булып үсешә. Хирург булып эшләү чорында төрле органнарга һәм системаларга 20 меңнән артык операция ясый.
Ә актив дәвалау эше белән 80 яшенә кадәр шөгыльләнә.
Вахит Лотфрахман улы “Почет билгесе” ордены, аерым билгеләр һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Аңа “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” һәм “Русия Федерациясенең атказанган табибы” исемнәре бирелгән.
Үткән ел “Деловой мир Башкортостана” гәзитендә күренекле якташыбыз турында зур мәкалә басылып чыга. Аңардан кайбер өзекләр әлеге мәкаләгә дә алынды.
88 яшьлек Вахит Лотфрахман улының әле дә исәнлеге әйбәт, ул көр күңелле. Күптән түгел Стәрлебашка ике туган сеңелесе Сәлимә Гыйльмановага кунакка кайтты. Урамнар буйлап йөрде. Якташларына изге теләкләрен җиткерде.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
В.Л.Мөхәммәдьяров якташлары-стәрлебашлыларга һәрвакыт шатланып ярдәм итә. Аның ярдәменә мохтаҗ булучылар Уфа шәһәре, Степан Халтурин урамы, 46 адресы буенча Медицина диагностикасы үзәгенә яки 8-917-42-99-233, 8-347-282-24-68 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас: