Моннан фронтка барлыгы 154 кеше китә. Аларның яртысыннан артыграгы һәлак була. Уйланырга урын бар. Ул вакытта 120дән артыграк йорт исәпләнгән мондый авыл өчен бик зур саннар.
Бер гаиләдән 2-3 кеше армиягә китү очраклары булган. Мәсәлән, бертуганнар Әхмәдулла, Зәйнулла, Сәгыйдулла Абдуллиннар, Рәхимҗан, Сәяхетдин Галиевлар, Хаҗиәхмәт, Хәмәтзакир Галимовлар, Газизҗан, Сабирҗан Зариповлар, Гайнулла, Зәйнулла, Муллабай Кәшиповлар, Җиһандар, Зөфәр Сабирҗановлар, Зәкиәхмәт, Зөфәр Хаҗиәхмәтовлар, Хаҗмөхәммәт, Шәяхмәт Хәйруллиннар сугышка киткән. Бертуганнар Минияр, Ибраһим, Муллахмәт, Кәрамулла, Муллагали Галимовлар да фронтта кан койган. Өчесе кайткан, ә Кәрамулла белән Муллагали һәлак булган.
Мәхмүт Арсланов сугышта танкист була. 1981 елда 59 яшендә кинәт вафат була.
Мәхмүт Шәгәли улы дошманның Бродский төркемен безнең частьлар тар-мар иткәндә үзенең нинди зур батырлык күрсәтүе белән бәйле яңалыкны белми кала. 2015 елда Интернеттан 1944 елның июлендә аның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе билгеле була. Награда листына дивизия, корпус командирлары, армия командующие кул куйган. Ләкин документ ниндидер сәбәпләр белән фронтның Хәрби Советында тоткарлана. Кызганыч, әлбәттә. Алтын Йолдыз урынына аңа Кызыл Байрак ордены тапшыралар. Бу орден да – югары бүләк. Ә аңа кадәр ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Берлинга кадәр барып җиткән. Герой туган авылына 1946 елда кайта. Төрле производство участокларында эшли.
Минегали Абдуллин 1941 елның октябрендә фронтка китә. Танк частена эләгә. Күпсанлы авыр алышлар аша үтә. Менә аның фронт тормышыннан бер эпизод. Танк полкы Днепрга таба күченә. Рота командиры үзенең землянкасына өлкән сержант Минегали Абдуллинны һәм тагын ике солдатны чакыра. Боерык кыска һәм ачык була: теге як ярга чыгып, “утыз дүртләр” барган көйгә пехотачылар алган плацдармда сугышчан тәртипкә күчә аламы-юкмы, тикшерергә кушыла. Төнлә бик авыр шартларда көймәдә елганы кичәләр. Ә ул ярда алышлар кайный. Минегали һәм аның иптәшләре, һәр адымда гомерләрен куркыныч астына куеп, таң атканчы 2,5-3 километрлы плацдармны тикшереп чыга һәм салда үзләренекеләр янына кайта. Ике тәүлектә Минегали шундый ук задание белән җиде тапкыр Днепрны кичә. Бу хәрби бурычны уңышлы үтәгәне өчен танкчы-разведчикның күкрәгендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкый. Аннары аны Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.
Сугыштан соң Минегали Гобәйдулла улы пенсиягә чыкканчы Яшерган һәм Айтуган мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
Әнвәрбәк Вәлиуллин үзенең туган авылы Түбәнге Ибрайга III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән кайта. Озак еллар колхозда машина йөртүче булып эшли.
Барлык фронтовиклар да солдат антына тугры булулары, ихтыяр көче күрсәтүләре белән горурлана алыр иде.
Фронтовиклар бер-бер артлы үз нигезләренә, гаиләләре янына кайта башлый. Авылда шатлыкның иге-чиге булмый!
- Шулай да бераз моңсулык та бар иде, - диде миңа Минегали Абдуллин. – Ул вакытта фронтовиклар әле тегендә, әле монда төркемләп җыела идек. Шул вакытларда арабызда булмаганнарны искә алмый калмый идек. Ә бит кайчан гына әле алар безнең арада йөри, эшли, борчыла, сөенә, шаярта һәм көлә иделәр. Бер өстәл артында утырдык. Авыр тойгылар биләп ала.
Әйе, утлы юллардан меңләгән километрлар үткән фронтовиклар сугышның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Анда син бүген исән, ә иртәгә ни буласын кем белә...
Һәркемнең үлеме – зур кайгы. Ә бит менә мондыйрак фаҗигаләр дә булган. Бертуганнар Яхъя, Гайса, Исхак Бикмөхәммәтовлар, Мәҗит һәм Әхмәт Ахунҗановлар, Мансур һәм Таһир Нуриевлар, Шәяхмәт һәм Нуриәхмәт Хаҗиевлар, Зәйнетдин һәм Зәйнән Шәриповлар һәлак булган. Тыныч көннәргә бик аз гына калгач һәләк булучылар да бар. Аларның каберләре кайда? Аерыммы, уртак туганнар каберлегеме? Алар шәхси тормышта күп нәрсәгә өлгермәгән, чөнки бик яшь булганнар. Бары тик безнең өчен үзләренең гомерләрен бирергә генә өлгергәннәр. Алар кайда гына ятсалар да, авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Аларга мәңгелек дан.
Миңа шушы авылдан ветераннар белән әңгәмәләшергә туры килде. Алар Муллаяр Хаҗиевны да хәтерлиләр. Ничек булган? 1943 елның гыйнвар көнендә чана җигелгән ат Муллаярны авылыннан район үзәгенә алып китә. Ә аннары ерак юл көтә. Ат йөртүче сүз дәшми генә бара. Егетнең кая китеп барганын яхшы аңлый ул. Егет үзе дә сөйләшми. Аннары – катлаулы сугыш юллары.
Бервакыт Фатыйма Хаҗиева, аның әнисе, гвардия капитаны И.П.Коваленкодан хат ала. Ул болай дип яза:
“Кадерле ана! Сезнең улыгыз Хаҗиев Муллаяр Зәкиәхмәт улы 1945 елның 17 гыйнварында Венгриядә сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булды. Минем подразделениедә булган чорда ул кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтте. Мин аның белән зур хәрби юл үттем. Аны бөтен подразделение ярата иде. Һәрвакыт тыныч, тыйнак, теләсә кайсы сугышчан бурычны үтәргә әзер. Муллаярны батырлыклары өчен мин ике тапкыр хәрби наградаларга тәкъдим иттем. Ул II һәм III дәрәҗә Дан орденына лаек булды. Гыйнвар көннәренең берсендә дошман снаряды аның яшь гомерен өзде. Аңа нибары 20 яшь иде. Ул хәрби хөрмәт күрсәтелеп, Венгрия авылларының берсендә җирләнде”.
Йомшак күңелле капитаннан менә шундый хат.
Ә Фатыйма апа ел саен шушы көнне улы чыгып киткән юлга озак итеп карап тора диләр иде. Һәм мөселман йолалары буенча ел саен Коръән укыта.
Мәҗит Вәлиәхмәтов белән гаҗәеп очрак була. 1945 елның мартында авыр сугышларның берсеннән соң аны “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим итәләр. Ләкин ул вакытта ул аны алуга ирешми – яраланган, госпитальдә була. Ул дәваланып чыкканчы, сугыш бетә. Менә 2005 елда район хәрби комиссариатыннан бу бүләкнең аны барыбер табуын әйтәләр. Аңа Җиңүнең 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта район Мәдәният йортында медальне тапшыралар.
Аннары миңа Түбәнге Ибрай авылында фронтовик белән аның өендә әңгәмәләшергә туры килде. Тальян гармунын күрдем. Мәҗит Хәлил улы аны меңләгән тапкыр кулына алган. Аның тальяны авыл тантаналарында, бәйрәмнәрдә, район һәм республика конкурсларында тыңлаучыларны сөендереп уйнаган. Ул чакта да фронтовик аны алып, хәрби җырларның берсенең көен уйнап җибәрде. Бу музыкада ниндидер моңсулык, сагыш һәм бер үк вакытта утлы еллар аша меңләгән километрлар үтеп, кешелек тарихында бөек Җиңүне яулап алган батырлар өчен горурлык та яңгырый кебек.
Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Фото гаилә альбомыннан алынды.