Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
17 июнь 2019, 12:04

Син - безнең күңелләрдә

Күренекле журналист Робес Фәез улы Максютов якты дөньядан китте.

Робес Максютов 1945 елда Стәрлебаш районының Карагыш авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе авыр сугыш яраларыннан госпитальдә дөнья куйганлыктан, Робесны әнисе тәрбияләп үстерә. Башлангыч сыйныфларны Иске Калкашта укып, урта мәктәпне район үзәге Стәрлебашта тәмамлый.


1965-70 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый һәм туган районында укытучы, мәктәп директоры урынбасары, директор булып эшли.


1990 елның августыннан 2002 елның февраленә кадәр "Кызыл таң" гәзитенең Стәрлебаш зонасындагы үз хәбәрчесе булды. Соңгы еллары да аның Стәрлебаш районында уза.


"Кызыл таң"чылар мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.


Күренекле журналист Робес Фәез улы Максютов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: