Без барыбыз да дөнья куабыз... Акча дип, төшемле урын дип, мактаулы исем дип, үзара ертышабыз, өстәгеләр алдында баш иябез, кирәге чыгардай танышлар табып калырга тырышабыз, нәтиҗәдә, кешене кеше иткән асыл сыйфатларыбызны җуябыз. Нишлисең, адәми затның асылы шундый. Бүгенге, илдә салкын прагматик аң хакимлек иткән заманда, матдият рухи кыйммәтләрнең өстеннән таптап узып китте; күңелендә балачак самимиятен, яшьлек романтизмын саклаган кешеләр хыялый, акылдан язган затлар кебек кабул ителә хәзер. Аларны тулы хокук белән җәмгыяттәге “ак карга”лар дип атарга мөмкин. Заман чынбарлыгына, тормыш мәшәкатьләренә, карьерага, күнегелгән кануннарга игътибар итмичә, алар үзләре тудырган иллюзор дөньяда яшиләр, иҗат итәләр, шуннан яшәү мәгънәсен, ямен табалар. Фани дөнья алар өчен әллә бар, әллә юк. Шундый гаҗәеп затларның берсе – әлеге көндә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче үзенчәлекле талант иясе Корбангали Биктимер улы Әхмәров. Инде 58 яшькә җитсә дә, аның гомум хезмәт стажы җиде елга да тулмый.
– Күпләр минем хезмәт кенәгәмне күргәч, әллә төрмәдә утырдыңмы, дип сорыйлар. Юк, мин әйтәм, утырмадым. Холкым аркасында бу. Эшләгән җиремдә гаделсезлек күрсәм, талашып-нитеп тормыйм, ташлыйм да китәм. Шуңа кайда – берничә ай, кайда берничә атна эшләдем, хезмәт дәверем ике-өч көннән узмаган урыннар да булды. Ләкин үкенмим – намусым чиста, – дип аңлатты моның сәбәпләрен язмамның герое.
Корбангали абзый – хыялый иҗат дөньясында яшәүче шәхес. Ул картиналар да яза, тимердән челтәрле бизәкләр дә ясый, шигырьләр дә иҗат итә. Шигырьләре үзе кебек – “ак”, бернинди форма кануннарына да сыймаган; аларда ритм үлчәмнәре дә, рифма да сакланмый, ләкин ихласлык, гыйсъян рухы баштан ашкан. Шулай да, Корбангали Әхмәровның иҗади талантының иң югары чагылышы булып аның скульптуралары тора. Ниндиләре генә юк алар арасында! Сынчының тематика киңлегенә, осталыгына таң калырлык! Корбангали абзыйның сәнгатькә килүенең озын тарихы бар. Бу хакта оста түбәндәгеләрне сөйләде.
– Мин 1960 елның З июнендә Ырынбур өлкәсенең Октябрь районы Ивановка авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием Башкортстанның Стәрлебаш районыннан чыкканнар: әтием Биктимер – Карагыш авылыныкы, әнием Рәйхан – Хәлекәйнеке. Мин биш бала арасында икенче булып туганмын. 1969 елда гаиләбез туган якларга – Стәрлебаш районының Карагыш авылына күченеп кайтты.
Балачагым бер кайгысыз үтте, дип әйтә алмыйм. Ни өчендер, әнием миңа карата да, әтиемә карата да бик кырыс булды. Нахак гаепләрне дә күп ишетергә туры килде безгә. Турысын гына әйткәндә, башка туганнарымнан аермалы буларак, балачагым изелеп үтте минем. Ләкин моның өчен әниемә үпкәләмим, киресенчә, рәхмәтлемен генә – чөнки изелгән кеше тормыш кадерен ныграк белә, иркә бала аңламый аны. Әтием искиткеч йомшак күңелле кеше иде. Ул сугышта булган, дүрт ел гомерен әсирлектә уздырган, дөньяның ачысын-төчесен күп татыганга күрә, без – балалары хакына барысына да түзде.
Әни, нинди генә кырыс кеше булмасын, табигать тарафыннан аңа нечкә юмор хисе, рәсем төшерү сәләте салынган иде. Күрәсең, аңардагы бу сыйфат миңа да күчкәндер. Инде мәктәпкә укырга кергәнче үк, тимерчыбык бөгеп, төрле бизәкләр эшли башладым. Бу башка малайлар белән дуслашырга да ярдәм итте. Йомышлары төштеме, хәтта иң усал сугыш чукмарлары да, синең яныңа килеп, баш ияргә мәҗбүрләр. Бу һөнәрем армиядә хезмәт иткәндә дә зур ярдәм күрсәтте.
Ә скульптурага тотынуымның сәбәбе янә әнигә бәйле. Миңа 18–19 яшьләр булгандыр, бер көнне бик каты сүгеп, эштән чыгарып ташлады бу мине. Бөтен үпкәмне, ачуымны эчкә җыеп, берьялгызым Күндерәк елгасы буендагы кичүгә төшеп утырдым. Ачуыңны беркайчан да эчтә калдырырга ярамый – шуны аңлапмы, аңламыймы, балчыктан сыннар ясый башладым. Дүрт–биш кеше фигурасын ясадым шулай. Эшли-эшли үпкә хисем дә басылды, тынычландым. Иртәгәсен безнең көтү чираты иде, шуңа эңгер-меңгер төшкәч, өйгә кайтып, бусага янында аркылы ятып, йокыга киттем. Ни өчен шулай яттың, дип сорасагыз – йокларга нык яратам мин, көтүгә уяна алмам дип курыктым.
Күпме йоклаганмындыр – белмим, тавышка уянып киттем. Ишекне кемдер дөп тә дөп шакый. Әни чыгып ачты. Таң сызылып кына килә иде әле, беркем уянмаган. Өйгә шактый кызган авылдашым Миңнерахман абзый килеп керде һәм шунда ук:
– Рәйхан, бу синекеләрнең генә эше! – дип кычкырып та җибәрде.
Әни аптырап калды, безнең ни кылганны аңлатуын сорады. Мин һаман шым гына тыңлап ятам.
– Нәрсәсен аңлатасың инде аның?! Синең улыңның гына эше! – Өй буйлап янә Миңнерахман абзыйның тавыш гөрелтесе таралды.
Әнинең: “Әллә Рим улым берәр нәрсә эшләгәнме?” – дигән соравына ул:
– Юк, аның кулыннан килмәс, Корбангалинең генә эше бу! – дип җаваплады. Мин басынкы холыклы, ярамаган эш эшләми идем, шуңа әни аптырап калды. Ә Миңнерахман абзый дәвам итте:
– Төнлә ат белән күрше авылдан кайтып барам шулай. Әле таң атмаган. Кичүгә якынлаштым. Карасам, ни күрим – Күндерәк елгасы аша кичүдә бер төркем халык басып тора. Куркуымнан йөрәгем “жу” итеп китте. “Юлбасарлар!” – мин әйтәм. Нинди юньле кеше төн уртасында елга кичүен саклый инде? Атны туктатып, алдына чыктым да, тегеләрне күзәтә башладым. Бахбаем кешнәмәсен өчен, аның авызын капладым. Үзем капладым, үзем уйлыйм: “Кешнәсә–кешнәмәсә дә, күрделәр бит инде сине”, – дип. Ләкин кычкыручы да, яныма килүче дә булмады. Күзәтеп, кичүгә якын килергә җөрьәт итмичә, сәгатькә якын вакытны уздырдым шулай. Боларның хәрәкәтсез торуын аңлагач, башымнан: “Күрәсең, боларны үтереп, җиргә казап киткәннәрдер”, – дигән уй да йөгереп узды. Нишләргә? Барыбер авылга кайтырга кирәк бит! Ни булса да булыр дип, бар кыюлыгымны җыеп, әкрен генә кичү янындагы төркемгә таба атладым. Килсәм, ни күзләрем белән күрим, кешеләр урынына балчыктан ясалган сыннар басып тора! Бер сәгать вакытымны әрәм иттем шул каһәр сукканнарга! Корбангалинең этлеге генә бу, Корбангалинеке генә!
...Менә шулай булды минем скульптор буларак, “киң тамашачы”га беренче “танылуым”. Тәүге шәхси “күргәзмәм” дә шул кичү буендагы сыннардан гыйбарәт иде...
Мәктәпне тәмамлагач, авылга тимерче булып урнаштым. Кулдан эш килә, рәхәт! Әби-бабайлар белән дуслашып беттем. Кемгә – соскы, кемгә кисәү агачы ясап бирәм. Әллә каян танып, сәламләп торалар. Үзем өчен төрле материалдан ясаган сыннар да күбәеп китте. Бар да яхшы кебек. Ләкин, әлеге дә баягы, шул холкым инде... Колхоз җитәкчелеге белән килешә алмыйча, Карагышны ташлап, Уфага чыгып китәргә туры килде. Башкаланың җиденче төзелеш идарәлегенә барып урнаштым. Тулай торактан бүлмә бирделәр – яшәү шунда. Авылдан киткәндә, үзем белән агачтан ясалган сыннарымның да берничәсен алдым.
Берчак, ниндидер йомышы төшеп, “общага”дагы бүлмә ишегемне Кәбирә исемле вахтер апа шакыды. Барып ачтым. Апам бүлмәгә үтте дә, өстәлгә күзе төшкәч, йомышын онытып, сүзсез калды. Өстәл өстендә минем авылдан алып килгән өч агач скульптурам тора иде. Шулар күз явын алды Кәбирә апаның.
– Каян сатып алдың боларны? – дип сорады вахтер, карашын өстәлдән күчермичә.
– Үзем ясадым, – мин әйтәм.
– Ярар, шаярма, син эшләрдәй эш түгел бу, –– диде Кәбирә апа. – Мин мондый сыннарны кибетләрдән инде өч ай эзлим. Таба алганым юк. Булмаса, сат миңа берәрсен, – ди. – Акча жәл түгел – күпме сорасаң да, бирәм.
– Юк, Кәбирә апа, акча кирәкми. Күңелеңә ошаганын ал. Мин үземә тагын ясармын әле, – дидем.
– Ышанмасаң, алдагы атнада, туздан ясаган сыннарны да авылдан алып килеп күрсәтермен, – дигән булдым.
Кәбирә апаның җавабы ишетелмәде. Ул гипнозга эләккән кебек, өстәлдәге сыннарны шахмат уендагыдай күчерә-күчерә, үзенә ошаганын сайлый иде. Күреп торам инде, исәбе – берсен дә калдырмаска, чөнки бөтенесе дә ошый.
– Ярар, алай булгач, өчесен дә ал, – дип елмайдым.
Ул скульптураларны кочагына кысты да, рәхмәт әйтергә дә онытып, бүлмәдән чыгып йөгерде. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле: Кәбирә апа шактый үҗәт булып чыкты. “Сәләтеңне болай гына калдырырга ярамый”, – дип, ул, мине укырга кабул итүләрен сорап, Уфа сәнгать институтына барган. Анда әйткәннәр: “Бездә скульптура бүлеге юк, баянда уйный белсә, килсен”, – дигәннәр. Озак та үтмәде, апам: “Баянда уйный беләсеңме, юкмы?” – дип, йөгереп килеп тә җитте. Кызганычка каршы, мин баянда уйный белми идем...
Осталыгымны барыбер күреп алганнар: Бөре шәһәрендәге “Агыйдел” җитештерү-сәнгать фирмасына эшкә чакырдылар. Ризалашмадым – көне-төне аю рәвешендәге бал савытлары, сувенирлар кисеп, бар булган образлы фикерләвеңне югалтып, “җанлы” станокка әверелергә дә мөмкин. Шуннан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керергә тәкъдим иттеләр. Училище директоры Людмила Крылова, эшләрем белән танышкач: “Имтихансыз алабыз!” – дисә дә, мин сынау тотып карарга булдым.
Имтихан көне килеп җитте. Абитуриентлар җыелды. Күпчелек –шәһәр балалары, кайсы – костюм-галстук, кайсы джинсыдан киенгәннәр. Кулларында – дипломат. Бер мин – төзелештән килгән авыл баласы. Рәсем төшерә башладык. Башкалар сәнгать мәктәпләрен тәмамлаганнар, буяуларны төрлечә кушалар, аларның яңа төсмерләрен эзлиләр, ә мин төшергән әйберемә тулылык, күләм бирә алмыйча җәфаланам. Нишлисең, белем җитми. Шулай да укырга кереп киттем. Барысына да төшендем. Хәзер инде укытучылар үз студентларын миңа киңәшкә җибәрә башладылар. Аеруча рәсем төшерү барышында төзегән композицияләрем уңышлы килеп чыга иде. Әйткәндәй, скульптураларымның да сәнгатьчә кыйммәте – аларның композициясендә.
Шулай итеп, Уфа сәнгать училищесында укыган өч елым сизелмичә дә үтеп китте. Диплом җитәкчем Валерий Байгилдин иде. Мин диплом эшемне авылда башкарып чыктым. Холкым бәласедер инде бу – яклауга да барып тормадым, картинамны, комиссиягә тапшыру өчен, иптәшләремнең берсенә биреп кенә җибәрдем. Үзем тулай торакта калдым. Миңа ул вакытта 23 яшь тулган иде инде. Тиздән армиягә дә китәргә тиешмен.
Бер–ике сәгать үттеме-юкмы, бүлмәм ишеген шакыдылар. Барып ачсам, каршымда диплом җитәкчем Валерий Байгилдин басып тора. Күрештек. Валерий Мөхәммәт улы сүзсез генә бүлмәгә узды. Дипломатын ачты да, бер шешә коньяк чыгарып, “шап” итеп өстәлгә куйды.
– Армиягә китәсең икән. Нигә мине озату мәҗлесенә чакырмадың? – Аның беренче соравы шул булды. Нәрсә дип җаваплаганмындыр, хәтерләмим.
Утырдык. Салдык. Җитәкчемнең теле ачылып китте.
– Корбангали, комиссия синең картинаңа, үзең яклауга килмәсәң дә, “бишле” куйды, – ди бу. – Зинһар өчен, аңлат, ничек итеп син айлы төннең җылысын киндергә күчерә алдың, хәтта җилнең талгын гына исүе дә тоела бит аннан? Без осталыгыңа таң калдык. Озын сүзнең кыскасы шул: бу эшеңнең икенче нөсхәсен язып, миңа бүләк итәсең, ә картинаның оригиналын без училище музеена алып калабыз.
Остазыңнан иҗатыңа карата уңай бәя, җылы сүз ишетү рәхәт инде ул. Җитмәсә, алар чын йөрәктән чыккан булсалар. Бу нәкъ шундый очрак иде...
Диплом алу белән армиягә киттем. 1983-85 елларда Мәскәүдә, төзелеш гаскәрләрендә хезмәт иттем. Барып җиткәч, сафка тезделәр. Алдыбыздан бер офицер үтте. Каршыма килеп җиткәч, туктады да, күзләремә карап:
– Нәрсә, солдат, тормышның ачысын-төчесен күп татыгансың бугай? – дип сорады.
– Туры килде инде, – мин әйтәм.
– Күзләреңнән күренә шул, – диде офицер.
Частебездә коточкыч “бабайчылык” хөкем сөрсә дә, армиядә миңа авыр булмады. Чын “бабайчылык”ны, дөресрәге, минем очракта “әбичелек”не өйдә үткәргән идем инде. Әни мине ифрат каты тотты, коры иде. Дөрес, мине армиягә озатканда елаган ул. Энем Римне озатканда еламаган, ә мине озатканда елаган. Менә шундый хәлләр...
Армиядә дә холкым үзенекен итте. Рота командиры белән килешә алмадым. Частьтәге барлык бизәлеш эшләрен мин башкарам, ә үземне сүгәләр дә сүгәләр. Эшләмәгән кешеләрне сүкмиләр, алар гөнаһсыз, ә минем күзне дә ачырмыйлар. Бервакыт Захаров фамилияле бу командир барыбызны да сафка тезде, туган көннәре килеп җиткәннәрне исемләп котларга кереште. Минем янга да килде бу. Кулны кысты һәм үземә генә ишетелерлек итеп:
– Ничек барсың, шундый булып кал. Үзгәрмә! – диде. Шуннан соң безнең аралар җылынып китте. Кызганычка каршы, озак та үтми, аны башка частька күчерделәр.
Әйтүемчә, армиядә хезмәт иткәндә, ротадагы барлык бизәлеш эшләре дә минем җилкәгә төште. Еш кына эш күплектән төннәрен дә йокламый идем. Берчакны рота җитәкчелегенең ашыгыч заказын эшләп утырам шулай. Күзләр йокламаганлыктан кып-кызыл. Шулчак Аптикаев фамилияле сержант йөгереп килеп керде дә: “Рота старшинасы тиз генә плакат эшләргә кушты!” – дип кычкырды. Ачуым ташып, мин сержантның үзен дә, старшинаны да аты-юлы белән өч хәрефкә озаттым. Сержант барган да моны старшинага әләкләгән. Тегесе мине чакырып алды да:
– Син шулай-шулай дип әйтеп, мине аты-юлы белән өч хәрефкә озаттыңмы! – ди.
– Әйе, – мин әйтәм, – озаттым кызган баштан. Ләкин аңлагыз, көн кызуында Кояшны да сүгәбез бит. Акча булмаганда – хөкүмәтне дә. Ләкин бу ачу чын түгел бит, мизгеллек кенә. Сезнең белән дә шулай килеп чыкты. Эштән баш кайнаган чак иде...
Аңлады старшина. Без аның белән дустанә аерылышып, армиядә хезмәт вакытым тулганчы бер-беребезгә ихтирам сакладык.
Шулай итеп, ике ел гомер дә үтеп китте. Армиядән мин беренче чират белән кайтырга тиеш идем. Тик ротаның яңа командиры Анников яныма килеп, Ленин бүлмәсен бизәп кайтып китүемне үтенде. Рәссамнар армиядә сирәк бит инде. Ризалаштым. Анниковның шатлыгы эченә сыймады.
– Үзең урынына кемне кайтарып җибәрик соң? – дип сорады бу миннән. Ротабызда Корбанов фамилияле бер эш аты бар иде. Хәйләли дә белми иде ул. Шуның исемен атадым. Ә ул мондый бәхетне бөтенләй көтмәгән булып чыкты. Хәтта кайтырга киемнәре дә булмаган. Күз яшьләре белән рәхмәтләрен укый-укый, килеп кулымны кысты. Ул армиядән беренче чират белән, мин исә соңгысында кайтып киттем.
Кайткач, Уфаның резина-техник җиһазлар заводына урнаштым. Ләкин монда да озак эшләргә туры килмәде. Авылга юл алдым. 1995 елдан Стәрлетамак шәһәрендә яшим. Алда әйтүемчә, дистәләгән эш урынын алыштырдым, ләкин хезмәт стажым 7 елдан артмады. Шәһәр минем өчен түгел. Күңел авылга тарта. Шуңа да туган нигездә берүзем өй күтәрдем. Бөтен таләпләргә туры китереп, подваллар белән. Аны төзегәндә ниләр генә күрмәдем! Өч тонна калаемны да урладылар – барыбер җиңеп чыктым. “Бу хәтлене кеше эшли алмый, сиңа җеннәр ярдәм итәдер”, – диделәр авылдашлар. Моңа көлеп кенә куйдым.
Берничә ел элек читтән килгән осталар Карагыш авылында мәчет төзегәннәр иде. Ятлар эше ятларча бит инде, халык манарасын ошатмады. Аның эскизларын үзем яңадан эшләгәч, манараны да төзеп карарга булдым. Өч ел эчендә агач, метал, ташларны да файдаланып, манараны кабаттан төзедем, мәчет ихатасын да бизәкләп эшләп, тергезеп куйдым. Хәзер аның ае авылыбыз кунакларын әллә каян күреп, сәламләп тора.
Сыннарның һәртөрлесен эшлим: агачтан да, балчыктан да, таштан да, металлдан да. Табигатьтә бар әйбер дә матурлык чыганагы ул – күрә белергә генә кирәк. Тематикада да чикләүләр юк. Аеруча хәрәкәтчән, динамикалы композицияләрне үз итәм. Әле борынгы төркиләр тарихына багышланган серия өстендә эшлим. Анда Атилланы, Аксак Тимер белән Идегәйнең бәрелешен, Чыңгызханны гәүдәләндергән скульптуралар урын алырга тиеш. Хыялым: яңа төзегән йортымны татар-болгарларның музее рәвешендә, ядкарь итеп, киләчәк буыннарга тапшыру. Мондый музей үрнәген мин Молдавиядә, гагаузлар яшәгән Бишалма авылында күрдем инде. Ул хәтта ЮНЕСКОның тарихи ядкарьләр исемлегенә дә кертелгән. Саннары 280 меңнән артмаган гагаузларда булганны, нишләп 5 миллион ярымлык татарларда булмаска тиеш ди әле мондый музей! Эшлибез без аны!
Тормышта үземә үрнәк итеп Джек Лондонның Мартин Иденын күрәм, аңа охшарга тырышам, четерекле хәлләр килеп туганда, үземнең урынга аны куеп карыйм. Девизым: “Битеңә төкерсәләр, юындырдылар дип уйлап, рәхмәт әйт”. Күңелеңне ачу белән агуларга ярамый, энергияңне иҗатка җибәрү күпкә файдалырак.
...Менә шундый кеше ул Корбангали Әхмәров. Аны “ак карга” дип атамыйча, кем дисең инде. Бүгенге, һәр нәрсә дә акча белән үлчәнә торган, яраклашучылар хакимлек иткән заманда, шундый туры сүзле, иҗатны тормыш мәгънәсе итеп күргән кешеләр белән очрашу – үзе бер бәхет. Күзләрне кеше күңеленең көзгесе, дип атыйлар. Корбангали абзыйның күңел байлыгын ачар өчен, күзләренә багу да җитә. Балаларча самими аның карашы. Ул синнән дә үзенә хас булган самимилек, гадилек, эчкерсезлек көтә. Тик, гадәттә, мондый караш салкын битарафлык диварына барып төртелә шул. Күңелләрдәге ташны ватарга иң талантлы сынчыларның да көче җитми. Ләкин шунысы хак: меңъеллыклар узгач, дәверебезнең йөзен алтын-көмешкә, акчага табынган миллионнар түгел, ә Корбангали Әхмәров кебек иҗатка гашыйк “ак карга”лар һәм аларның иҗат җимешләре билгелиячәк...