Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
28 декабрь 2018, 14:32

КИШТӘДӘ ЯҢА КИТАП

Минзия УСМАНОВА-РЫСАЕВА. Тамырлар. Уфа, 2018.Үзнәшер юлы белән чыккан бу басмага тарихи-документаль очерклар тупланган.

Соңгы чорда авыл тарихларына игътибар артуы – сөенечле күренеш. Еллар, айлар, гасырлар агышы, халкыбызның искиткеч бай мәдәни мирасы, шул рәвешчә, теркәлә бара. Гадәттә, бу саваплы, авыр эшне үз туган ягын өзелеп сөйгән фидакарь затлар башкарып чыга. Тарих – көчле затлар эше. Әлеге китап исә бу төр китаплар арасында авторының хатын-кыз булуы белән аерылып тора.

Минзия Мөдәрис кызы Усманова-Рысаева 1959нчы елда Стәрлебаш районының Бакча авылында туган. Мәктәп, Салават педагогия училищесы, БДПИ, Мәскәү коррекцион педагогика Академиясе каршындагы югары курслар – аның гыйлем бишекләре. Дүрт бала анасы.

Бу китап – аның ару-тару белми эзләнүләре, архивларда эшләве, нәсел тамырларын хөрмәт итүе нәтиҗәсе. 232 битлек китапта Стәрлебаш районы Карагыш авылының 1912-1913нче, 1926нчы елларгы хисап алу нәтиҗәләре, Әмир авылында1850нче елгы хисап алу документлары, мәчетләр турында мәгълүмат, Бакча авылы турында истәлекләр, кайбер нәселләрнең шәҗәрәләре, архив, топонимика мәгълүматлары, гәзит мәкаләләре күчермәләре, шигырьләр җыеп бирелгән.

Дилбәр БУЛАТОВА.

"Тулпар" журналыннан.
Читайте нас: