Флүр Галимов – хикәя, повестьлар, романнар һәм республика театрларында куелган берничә пьеса авторы. 1995 елда дөнья күргән “Һавалардагы очрашу” җыентыгында юмористик, лирик һәм реалистик хикәяләре тупланган. Икенче китабына кергән “Сәер кешеләр” повесте, “Урал”, “Комак”, “Гафу ит мине”, “Кара тартма”, “Газ терапиясе”, “Редакциягә хат”, “Янгын”, ”Яңгыр ява” һәм башка хикәяләре тормышның трагик, драматик һәм көлкеле якларын чагылдыра.
Флүр Миңшәриф улы “Яңа башкорт”, “Азгын тәүбәсе” романнары белән башкорт прозасында, әдәбиятында язучы-новатор буларак танылды. “Яңа башкорт” романында хәзерге эшкуарлык даирәләре мавыктыргыч итеп сурәтләнә һәм җир мәсьәләсе күтәрелә.
“Азгын тәүбәсе” романында мәңгелек проблемаларны бөтенләй көтелмәгән яктан яктырта, яшәү мәгънәсен ача. Ул моны Салават Юлаев токымы, Әфган сугышы ветераны, талантлы рәссам, эшкуар Салават Байгазин образы аша чагылдыра. “Азгын тәүбәсе” — башкорт әдәбиятында магик реализм ысулы кулланып иҗат ителгән беренче чәчмә әсәр. Анда магия, эзотерика, күрәзәчелек, сихерчелек төшенчәләре реаль күренешләр сыйфатында сурәт-ләнә. Автор романда дөньяның кискен проблемаларын тасвирлап кына калмый, бәлаләрдән котылу юлының иманда икәнен күрсәтә.