Түбәнге Аллагуат авылында яшәүче Флүрә һәм Касыйм Баргусовлар гаиләсендә туып, ул бик кызыксынучан, максатка омтылучан, ныкышмалы булып үсә. Аңа хас булган әлеге сыйфатлар һәм, әлбәттә инде, балалык хыялын тормышка ашыру теләге кызны Ростов Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы дәүләт университетының журналистика факультетына алып килә. Туган авылында, 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә укулар, мәктәптә эшләү, мәкаләләре басылган район гәзите белән тыгыз хезмәттәшлек артта кала. Альфира Касыйм кызының студент еллары мавыктыргыч һәм гүзәл чор булып исендә кала. Ул журналистлык осталыгының нечкәлекләрен бик теләп өйрәнә, башы белән укуга чума, һәр көн саен яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә.
1977 елда, югары уку йорты дипломы алып, кыз эшли башлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Башкорт радиосыннан башлый. Хәбәрче, яшьләр редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. Әйбәт оештыручанлык сәләте, эш сөючәнлеге 1981 елда аны радионың әдәбият бүлеге, аннары Башкорт телевидениесенең баш мөхәррире итеп сайларга мөмкинлек бирә. Туксанынчы еллар ахырында Альфира Баргусова “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары – радиотапшырулар студиясе директоры итеп тәгаенләнә. Шушы еллар аңа җитәкче вазыйфаларында ныклы нигез һәм тәҗрибә биргән. Шуңа күрә Башкортстан Республикасы Президенты пресс-секретаре, аннары БР басма һәм киңкүләм мәгълүмат министры урынбасары, БР Дәүләт китап палатасы директоры, Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте идарәсе гомум бүлеге начальнигы сыйфатында эшчәнлек баскычлары аның өчен гадәти һәм җиңел була. Ныклы характер, акыл, интеллект, моңардан тыш, мөлаемлыгы, кеше белән уртак тел, кирәкле сүзен таба белү һәрвакыт аңа ярдәм итә.
Аның тагын бер үзенчәлекле ягы – тыйнаклык. Югары постлар биләвенә карамастан, ул һәрвакыт сабыр, ачык күңелле, гади һәм кешелекле булып кала.
Альфира Касыйм кызы бик күп наградаларга: Русия Журналистлар союзы дипломы, ВЛКСМ үзәк, ВЛКСМ Өлкә комитетлары, телевидение һәм радиотапшырулары буенча СССР дәүләт комитеты, Журналистлар союзы (ике тапкыр), Бөтендөнья башкортлар Корылтае почет грамоталарына ия булган. БР атказанган мәдәният хезмәткәре, бер класслы БР дәүләт советнигы, “Башкортстан кызы” журналы лауреаты. Дәүләт телерадио системасында эшләгән елларда Альфира Баргусова “Идел һәм Урал арасында” Идел буе һәм Урал республикаларының берләштерелгән радиожурналы, Бөтенсоюз радиосы, Русия радиосы тапшыруларын әзерләгән. Төрле елларда республика киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Аның мәкаләләре “Башкортстан. Кыска энциклопедия”, “Башкортстан энциклопедиясе”, “Библиография” фәнни журналы басмаларында, алты автоном республика радиожурналының иң яхшы очерклары һәм чыгышларыннан төзелгән “Иделдән Уралга кадәр” китабында басылган. Бер үк вакытта 90нчы елларда төп эше белән бергә укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгән: БДУда журналистика факультеты тәү тапкыр барлыкка килгән елларда ук “Радиожурналистика” махсус курсын алып барган. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә билгеле булган күп кенә телерадиожурналистлар шушы мәктәпне үткән. Аның лекцияләрен шулай ук Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары да тыңлаган. 2005-2007 елларда төзүче сыйфатында Альфира Касыйм кызы “Башкортстан Республикасы басмасы елъязмасы” дәүләт библиографик күрсәтмәсен чыгаруда катнашкан.
Бүгенге көндә Альфира Баргусова хаклы ялда. Әйткәндәй, чын журналист әле дә актив тормыш белән яши. Телерадиопрограммаларда катнаша, күп укый, сәяхәт итә. Узган ел үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган – Европа буенча круиз ясаган.
Уку һәм эш елларында Альфира Касыйм кызы бик күп яхшы дуслар тапкан. Ул алар белән телефоннан аралаша, кунакка чакыра яисә үзе бара.
- Хәзер иң мөһиме, әнием янында булырга вакытым күп, - ди ул. – Бергәләп чәй эчәбез, әңгәмәләшәбез, аның җылысын, хәстәрлеген һәм сөюен тоям. Әнием укытучы булып эшләде. Һәрвакыт вакыйгалар уртасында булды. Һәм ул бүгенге көндә дә аралашучан, ярдәмчел. Аны шәһәрдә тоту авыр, һәрвакыт авылга тартыла, анда аны барысы да белә, хөрмәт итә.
Альфира Баргусова үзе дә һәрвакыт Түбәнге Аллагуат авылына кайтырга, Ашкадар буйларында йөрергә, иртәнге кошлар сайравын тыңларга, әнисен кочагына алырга, әтисенең каберенә барып үзенә дөрес тәрбия һәм белем биргәннәре өчен рәхмәт әйтергә тырыша. Монда аның туып-үскән йорты һәм... сукмагы. Шушы сукмактан ул гомер буе сузылган зур юлга чыккан, аның аша үтеп, көчлерәк, түземлерәк була барган, үзенең көченә һәм мөмкинлекләренә ышанычы арткан. Ныклы характеры, сәләте һәм эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә Альфира Касыйм кызы без, стәрлебашлылар горурланырлык югарылыкка ирешкән. Һәм, әлбәттә инде, аны якынлашып килүче күркәм юбилее белән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар телибез, яныгызда ышанычлы һәм яхшы дусларыгыз булсын, тормышыгыз шатлык һәм куанычлардан гына торсын. Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.