Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
7 сентябрь 2018, 14:34

Ныкышмалы, намуслы, башлап йөрүчән

Эльмир Күчәрбаев (рәсемдә) Пятигорск шәһәрендә милли гвардия гаскәрләрендә хәрби хезмәт үткән. Яхшы хезмәт иткәне өчен Грамота белән бүләкләнгән.

Эльмир Кабакуш авылыннан. Армиягә киткәнче урындагы колледжны тәмамлап, тракторчы-машинист белгечлеген алган. Җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Егетнең әнисе Эльвира Марат кызы әйтүенчә, колледжда уку аңа күп нәрсә биргән. Анда алынган белемнәр һәм күнекмәләр егеткә армия хезмәтенә тиз җайлашып китәргә ярдәм иткән. Әнисе исеменә җибәрелгән хатта Эльмирның оештыру сәләтенә ия булуы, ышанычлы эш итүе һәм катлаулы хәлләрдә карар кабул итә белүе турында әйтелә. Ныкышмалы, башлап йөрүчән, әхлакый яктан тотрыклы, үзенең хезмәт бурычларына намуслы мөнәсәбәттә, иптәшләре һәм командирлар арасында хөрмәт казанган. Үзенең уңай сыйфатлары белән ул көч һәм ведомстволы структураларда вазыйфалы һәм махсус бурычлар үтәргә лаек. Яхшы хезмәт итеп, Эльмир өенә әйләнеп кайткан. Аның киләчәккә планнары - эшкә урнашырга һәм уй-ниятләрен тормышка ашырырга. Аңа уңышлар телибез!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: