1938 елның 10 июнендә безнең Тәтер-Арслан авылында дөньяга килә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, Магнитогорский шәһәренә барып тау училищесына укырга керә һәм тау мастеры һөнәрен үзләштереп Донбасс шахталарында күмер чыгара. Аннары армия сафына алынып, санинструкторлыкка укый да, өлкән сержант булып Рязань шәһәрендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып кайту белән РОНО тарафыннан Турмай авылы мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп җибәрелә. Бу өлкәдәге эшчәнлеге хакында Башкортстанның атказанган укытучысы Сара Дәүләтьярова “Кызыл таң” гәзитенең 2009 елның 16 апрель санында басылып чыккан “Үзе булып калган” исемле язмасында менә нәрсәләр тасвирлый:
- Гадилеге, ачык йөзле булуы белән беренче күрүдән үк күңелдә якты тәэссоратлар калдырды ул. Күрешеп-танышу белән: “Апа, минем укыту эшендә тәҗрибәм юк, бирегә Сезнең ярдәмегезгә ышанып килдем. РОНОда Сезне тәҗрибәле, ярдәмчел укытучы дип әйттеләр”, - диде. Мин сөйләгәннәрне ул игътибар белән тыңлады. Сораулар да бирде. Берничә тапкыр дәресләремә дә кереп утырды. Атна-ун көн үтүгә ул балалар белән уртак тел табып, менә дигән итеп дәресләр бирә башлады. Ел тәмамланырга бик аз гына вакыт калган иде, шул арада ул балаларга җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәтеп, Яңа ел бәйрәменә авылыбыз тарихында беренче тапкыр клуб сәхнәсендә укучылар көче белән концерт оештырды. Ул кичне клубта алма төшәрлек урын да калмаган иде. Сабыйларның һәр чыгышын ата-аналар алкышлап озатты. Концерт азагында сәхнәгә күтәрелеп, укытучыларга рәхмәт белдерделәр.
Хезмәт дәресләрендә балалар аның җитәкчелегендә йорттан йортка йөреп, көл җыеп колхозга тапшырдылар, басуларда кар тотуда булыштылар. Март аенда ул балаларны елга буенда үскән тал чыбыкларыннан тавык, каз оялары үрергә өйрәтте, аларны колхозның тавык фермасына бүләк иттеләр.
Ул укучыларны спорт яратырга да өйрәтте, ял көннәрендә алар белән төрле бәйгеләр оештырды. Ләкин, үкенечкә каршы, аның белән озак эшләргә насыйп булмады. Чөнки ул вакытларда декрет ялы дүрт кенә ай иде, шунлыктан Гаян урынын биләгән Маһинур укытучыбызның эшкә чыгар вакыты җитте.
Ә аны Яңгырчы сигезьеллык мәктәбенә әдәбият укытучысы итеп күчерделәр. Яңгырчылылар аны пар ат җигеп килеп алдылар, без барлык укучыларыбыз белән озатып калдык. Юрий Гагарин космоска очкан көн иде ул.
Аның балаларны хезмәт сөяргә, авылда яшәү өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтүен халык озак еллар телдән төшерми сөйләде. Районның “Ленин юлы” гәзите битләрендә аның мәкаләләрен, ара-тирә шигырьләрен дә укып ләззәтләндек”.
Балалар укыту күңеленә ятыш булса да, авыл хуҗалыгы белгече булу хыялы җиңүгә ирешеп, ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зоофагына укырга керде. Бу вакытта мин ветфак студенты идем. 1963-1965 елларда Наил Котдусов оештырган әдәби түгәрәккә йөреп, шигърият дөньясына ныклап аяк бастык.
Шулай ук “Кызыл таң” гәзите редакциясендә Әнгам Атнабаев үткәргән әдәби түгәрәк утырышларына йөрү дә шигырь язу нечкәлекләренә төшенү юлында мөһим әһәмияткә ия булды. Ә инде күренекле шагыйрьләр Рәми, Гарипов, Сәгыйть Агиш, Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Наҗар Нәҗмиләрне институтта үткәргән кичәләргә чакырып, аларның уй-фикерләрен тыңлау осталыгыбызны тагын да арттырды. Шулар нәтиҗәсендә иҗатыбыз җимешләре “Кызыл таң”, “Ленинчы” гәзитләрендә дөнья күрде. Башкортстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында ул да шигырьләрен укып, бөтен республикабызга ишеттерде.
Биредә ул икътисадчылыкка укып йөргән сөйкемле һәм чая Чакмагыш кызы Рида белән танышып, гаилә корды. 1966 елны диплом алып, парлашып районыбызга кайтты да, “Правда” колхозында баш зоотехник вазыйфасын үтәүгә тотынды. Бу эшен дә уңышлы башкарып, биш ел эшләү дәверендә кыйммәтле бүләкләр, медальләр алуга иреште. Фоторәсеме районның авыл хуҗалыгы алдынгыларының Мактау тактасыннан төшмәде.
Районыбызның “Ленин юлы” гәзите белән тыгыз бәйләнеш урнаштырып, кешеләрне шигырьләре, мәкаләләре белән сөендереп торды. 1968 елның март аенда ул эшче һәм авыл хәбәрчеләренең Уфада үтүче сигезенче съездына делегат итеп сайланды. Стәрлетамак-Уфа поездында Стәрлетамак делегатлары белән бер вагонда барып таныша, сөйләшәләр. Сүз әйтергә чират Гаянга җиткәч, ул берничә шигырен укып ишеттерә. Шунда Салават Рәхмәтулла аңа: “Гаян, ташла син зоотехниклыгыңны, шигырь язарга күч”, - ди. Икенче көнне съезд тәмамлангач, Марат Рафиков аны телевидение бинасына алып бара да, кичке тапшыруда шигырьләрен сөйләтә. Өйләрендә телевизор карап утырган улы Эдуард экранда әтисен күрү белән әнисе янына кухняга йөгереп керә дә: “Әни, әйдәле кара, әти телевизорга кереп утырган”, - дип елап җибәрә. 1971 елда Гаян, Рида һәм уллары Эдуард, Илдар, кызлары Резида белән Уфага күченеп “Башптицепром” трестында токымчылык эше буенча өлкән зоотехник вазыйфасын башкарырга керешә дә, Башкортстанны кошчылык тармагы буенча Русиядә беренчелеккә чыгара.
- Ничек итеп дисезме? – дип сорау куя “Кызыл таң” хезмәткәре Фәния Габидуллина гәзитнең 2005 елның 30 декабрь санындагы “Үзе шагыйрь, үзе селекционер” мәкаләсендә һәм аны түбәндәгечә аңлата:
- Ул чакта республикада 6 кошчылык фабрикасы, 32 инкубатор була. Шулай булуга карамастан, язгы чорда халыкны чебеш белән тәэмин итүдә зур өзеклек туа. Йомырка җитешми. 15 миллион данә кирәк була. Шуңа читтән – Краснодар, Мурманскидан самолетлар белән алты миллион чамасы йомырка кайтарыла торган була. Үзебезнең тавыклар ник аз салган соң диярсез. Салуын күп салган алар, тик йомыркаларның күпчелегенең аталанмаган булуы эшкә аяк чалган. Табигый хәлдә 25 тавыкка 1 әтәч асралырга тиеш икән. Димәк, 10 мең тавыкка 4 мең әтәч кирәк дигән сүз. Ә бу бик күп чыгым таләп итә. Яшь белгеч Воронеж өлкәсеннән ясалма орлыкландыру ысулын өйрәнеп кайта да, акылын эшкә җигеп, ясалма орлыкландыруны “Ашкадар” кошчылык фабрикасыннан башлый. 1983 елдан бирле Башкортстанга читтән бер генә йомырка да кертмиләр. Бу тырышлыгы өчен Гаян Халык казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнә. 1984-1998 елларда “Башнефть”нең авыл хуҗалыгы бүлегендә баш зоотехник булып эшләгәндә каз үрчетү һәм үстерүгә дә нигез сала. Бишьеллык ударнигы була. Кошчылык павильонында аның рәсеме мактау тактасыннан төшми. “Фидакарь хезмәте өчен” медале дә күкрәген бизи.
Пенсиягә чыгарга якынлашканда шәһәрдән ерак түгел Булгаково артындагы Стуколкино авылыннан 12 сутый җир алып, брустан абзар, ике катлы әллә ничә бүлмәле йорт салып, һәр җәйне 100әр чебеш янына дүрт айлык 60лап тавык алып, алардан көн саен 50шәр йомырка туплап, бакчаларында бәрәңге һәм җиләк-җимеш үстереп, балалары белән үзләреннән артканын сатып, муллыкта гомер кичерәләр. Апрельдән ноябрьгә кадәр Стуколкинода, ә декабрьдән март беткәнче Уфада өч бүлмәле фатирларында. Шуңа карамастан, шигърияттән аерылмады ул, туган ягы белән бәйләнешен өзмәде. Иҗатында да, телендә дә туган ягына мәхәббәтен җырлады.
Йөрәгемдә шиңмәс гөлләр итеп
Үстерәмен туган ягымны, - дип яза ул “Туган ягым” шигырендә. Ә туган ягының эшсөяр халкына мөнәсәбәтен менә ничек тасвирлый:
Атлыгып, ашкынып кайтам,
Тәтер буйлары сиңа.
Кунак сые, дуслар йөзе
Туган ягымда гына.
Их! Тәтер буйлары!
Такыр аның юллары.
Чит төбәктә дә сынатмый
Кызлары һәм уллары –
Эш сөйгәнгә куллары.
“Кунак сые – дуслар йөзе” чынлап та рас килде Гаянга. Тәтер-Арсланда туып-үскән алты каләм остасының 2001 елда үзнәшер ысулы белән басылган “Шигъри моңнар балкышы” җыентыгында аның да күңел гәүһәрләренә урын бирелде.
Гаянның шигырьләре шулай ук район иҗатчыларының сайланма әсәрләре тупланган “Язма гөл чәчәкләре” җыентыгының һәм “Стәрлебаш балкышлары” журналларының битләрен дә бизәде. 2007 елда исә “Мин үзем булып калам” дип исемләнгән китабын бастырып чыгарып, шигырь сөючеләрне һәм якташларын аеруча шатландырды.
Гаян турындагы мәкаләсендә Сара Дәүләтьярова менә нәрсәләр яза: “Кич утырып укып чыккач, чынлап та аның үзе булып калуына инандым. Шигырьләрен һәркем аңларлык гади телдә язган, геройлары барысы да тормыштан алынган, дигән нәтиҗә ясадым. Гаян белән танышуыма ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, аның һаман минем хәтеремдәгечә гади, кечелекле булып калуына куанам. Иҗат чишмәсенең киләчәктә тагын да куәтлерәк тибүен, шигъри табышлары белән безне ешрак куандыруын телим”.
Сара апасының теләген тормышка ашырды Гаян – яңадан өч китабы дөнья күрде. Чынлап та, дөрес язган Сара, китаплардагы шигырьләрнең беренчесен уку белән икенчесен, аннары өченчесен укыйсы килә һәм соңгысына кадәр бер тында укыла. Чөнки автор дөньяга күңел күзе белән карый, күргәннәрен йөрәге аша үткәреп, әйтәсе фикерен чын шигырь таләп иткәнчә шигъри юлларга сала. Сүз тылсымының серен, көчен яхшы белә Гаян.
Нинди генә темага алынмасын, туган ягына сөю, әти-әнисе, туганнары, таныш-белешләренә мәдхияләр, көтмәгәндә бакыйлыкка күчеп, әче хафага салган хәләлен юксынудан туган кичерешләре, бүгенге катлаулы тормыш хакында уйланулар, драматик күренешләр – әдәпсезлек, гаделсезлек, юньсезлек, түрәләрнең урлашулары, милләтләр арасындагы дуслык проблемалары ярылып ята. Алар барысы да дулкынландыра, тирән мәгънәле фикерләре, халыкчан образ, йөгерек тел, тапкыр чагыштырулар сокландыра, аһәңле лирикасы күңелләргә хуш килә. Һәм авторга хөрмәт тудыра. Менә шундый маһир шагыйрь ул Гаян Арсланов.
Рәфгать РЫСАЕВ.