Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
27 июль 2018, 11:48

Җирдә якты эз калдырды

Безнең район халкы һәрвакыт эш сөючәнлеге һәм максатка омтылучанлыгы белән аерылып торды. Алар арасында намуслы хезмәте белән авылдашлары хәтерендә якты эз калдырган Вагыйзь Мөхәммәтшин да бар. Кызганычка каршы, утыз ел элек, 1988 елның 1 июлендә ул арабыздан китте.

Ул Кабакуш авылында туган. Иртә әти-әнисез калган малайны туганнары тәрбиягә алган. Балачактан ук Вагыйзь максатка омтылучан булып үсә, принципиальлеге белән башкалардан аерылып тора. Аның үсмерлек чорын сугыш челпәрәмә китерә һәм егетне армиягә алалар. Туганнарына язган хатлардан билгеле булуынча, егетне милитаристик Япония белән сугышка җибәрәләр. Басып алучыларны җиңгәннән соң ул туган авылы Кабакушка кайта. Кичәге солдатның оештыручанлык осталыгын күреп, аны рәисләр хәзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. Вагыйзь Мөхәммәтшин 14 ел “Маяк” колхозы рәисе булып эшләгән. Шул вакыт эчендә күп нәрсә эшләргә өлгергән. Социаль объектларның күбесе – Мәдәният йорты, мәктәп, Көнкүреш йорты һәм колхозчылар өчен берничә фатир ул эшләгән елларда төзелгән. 1978 елда, Табылды авылы “Правда” колхозыннан аерылгач, “Яңа юл” хуҗалыгы оештырылган. Аның рәисе итеп Вагыйзь Мөхәммәтшинны сайлыйлар. Беренче эш итеп ул ике урамны кушып, Күндерәк елгасы аша күпер төзетә. Бу күперне авылдашлары аның һәм ул вакытта Юл-ремонт төзелеш идарәсе начальнигы булып эшләүче Сөләйман Фәйзуллинга һәйкәл итеп кабул итәләр. Яшьләр авылдан читкә китмәсен өчен Вагыйзь Мәҗит улы торак турында да хәстәрләгән. Ул елларда яшьләр өчен фатирлар салынган. Алар инде, өлкән яшьтә дә һаман шул йортларда яшиләр, күпләре балалары, оныклары белән.

Механизаторларга да яхшы эш шартлары тудырылган. МТМ, “Алтын башак” ашханәсе, медпункт һ.б. биналары төзелгән. Алар әле дә халыкка хезмәт итә. В.Мөхәммәтшин мәчет төзергә дә планлаштырган.

Берничә елдан соң Табылды һәм Күндерәк авылларын берләштерәләр һәм хуҗалыкара предприятиесе төзиләр. Бу үзенә күрә терлекчелек фермалары булган эре симертү хуҗалыгы була. Вагыйзь Мәҗит улы Табылдыда эшләсә дә, туган авылын да онытмый. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы хөрмәтенә 1985 елда Кабакуш авыл мәдәният йорты каршында һәлак булган авылдашлары истәлегенә обелиск ачуда аның өлеше зур. Шунда ук чуеннан бизәкле ихата да куелган. Берничә ел элек якташларының исемен мәңгеләштерү максатында паркка Вагыйзь Мөхәммәтшинның исемен бирделәр. Ел саен, Җиңү көнендә күпләр белән бергә аның да исемен искә алалар.

Аның вафатына 30 ел үткән. Ләкин үз җиренең чын улы турында истәлек онытылмый. Тау битләрендә үсеп утырган яшел агачлар аны искә төшерә, шулай ук кабакушлыларның һәм табылдылыларның ихлас рәхмәте күңелләрдән китми.

Фроза ИШЕМБИТОВА, хезмәт ветераны. Табылды авылы. Фото гаилә альбомыннан алынды.


Читайте нас: