Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
16 июль 2018, 17:30

Ул тыйнак һәм сәләтле җитәкче булды

Габделһади Габделбарый улы Ибәтуллинның бу сыйфатлары аеруча хөкүмәтебезнең 80нче еллар башында авыл хуҗалыгын төпле сәнәгать нигезендә үстерү чараларының үз районыбыз мисалларында тормышка ашыруында якты эз калдырды.

Ул вакытта илебездәге иң арзан электр энергиясе авыл хуҗалыгының барлык тармакларына үтеп кереп, продукция җитештерүнең күләмен арттыруда, үзкыйммәтен түбәнәйтүдә төп рольләрдә булды.

1974 елда колхозларда электр энергиясен тирән һәм файдалы итеп куллану буенча яңа “Сельэнерго” предприятиесе Г.Г.Ибәтуллин җитәкчелегендә эшли башлады. Үз эшен яхшы белгән, яңалыкка омтылучы һәм аны тормышка ашыруда көчен кызганмаган һөнәр иясе 22 ел хезмәт дәверендә бу өлкәдә югары нәтиҗәләргә иреште.

Эре малчылык фермаларында, игенчелек тармагында авыр кул хезмәте таләп иткән эшләр күбесе электр көченә алыштырылды. Һәр фермада маллар өчен җылы су булдырылды, югары куәтле азык хәзерләү цехлары сафка керде. Автопоилкалар куелды, маллар тору урыннары тиешенчә яктыртылды, микроклимат тудыручы корылмалар эшләде.

Авыл хуҗалыклары биләмәләренең иркен көтүлекле – сугарулы урыннарында табигатьнең искиткеч матурлыгына тагы да ямь өстәп, 40тан артык җәйге лагерьларда электр белән саву машиналары иртә таңнарда һәм кичен гөрләп эшләп утырдылар.

Районның колхоз, совхозларында “Сельэнерго”монтажлап эшкә җибәрелгән һәм капиталь ремонтланган электр җиһазларын сыйфатлы файдалануда электриклар бригадалары оештырыла. Алар тиешле вакытларда “Сельэнерго” оешмасында заманча җиһазландырылган производство базасында үзләренең һөнәри белемнәрен арттырдылар. Эшләрендә хәвефсезлек чаралары буенча практик тәҗрибәләрен ныгыттылар.

Гомумән, һәр эшче хезмәткәр тулы канлы тормыш эчендә кайнады. Башкарган эшебездән, җитештерелгән продукциядән канәгать булып яшәдек. Горурланырлык урын да бар иде.

Әйткәндәй, “Сельэнерго” колхозара берләшмәсендә күрше дәүләт предприятиесе Стәрлебаш районы электр челтәрләре белән чагыштырганда материаллар һәм транспорт белән тәэмин итү күпкә югарырак иде.

Бер ел элек, 2017 елның 15 июлендә кадерле ир, гаилә башлыгы, яраткан әти, хөрмәтле коллегабыз Һади Барый улы (халык телендә аны шулай дип йөрттеләр) 82нче яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аның намуслы холкы, кешеләргә ярдәмчел сыйфатлары күп еллар хәтеребездә сакланыр.

Рәфкать БАСЫЙРОВ, районның энергетика тармагы ветераны.

Фото гаилә альбомыннан алынды.

Читайте нас: