Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
16 июль 2018, 11:10

Шагыйрь, композитор, җырчы – Равил Гозәеров

Үч-Әсән. Бузат авыл биләмәсенә керә һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш, районның иң ерак урнашкан авылларының берсе. Аның челтерәп аккан саф чишмәләренең суы бик шифалы, табигате искиткеч матурдыр, чөнки бу җирдә бик иҗади, талантлы кешеләр туган. Шуларның берсе – шагыйрә, М.Акмулла исемендәге премия лауреаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сценарийлар авторы, каләм остасы, чараларны оста алып баручы, халык яраткан Зөлфия Гыйззетдинова. Ә икенчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, берничә китап авторы, “Сарман” татар фольклор ансамбле җитәкчесе, җырчы, шагыйрь, композитор, хәзерге вакытта Казахстан Республикасында яшәүче Равил Гозәеров.

- Кешенең туып-үскән җиренең искиткеч тарту көче бар. Соңыннан без кайда гына яшәсәк һәм эшләсәк тә, уйларыбыз белән һәрвакыт туган ягыбызга кайтабыз. Ә мөмкинлек чыккан очракта, анда канатланып очабыз, - дип билгели туган авылы Үч-Әсәнгә кунакка кайткан һәм Бузат авыл мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләре үткәргән иҗат кичәсендә чыгыш ясаган Равил Якуп улы.

- Якташыбызның таланты күпкырлы. Ул матур, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр һәм хикәяләр генә язмый, көйләр дә иҗат итә. Һәм үзенең җырларын үзе үк башкара да, - диде сценарий авторы һәм кичәне алып баручы Резеда Фәттахова.

Ул җыелучыларны Равил Якуп улының биографиясе белән таныштырды. Аның сугыш чоры баласы булуын, иртә әтисез калуын билгеләде. Аңа хәзерге уңышларга ирешкәнче бик күп авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән. Вакытында һөнәр ала алмаган, ачлык-ялангачлыкны, юклыкны күп күргән. Ләкин кыю, максатка омтылучан егетне авырлыклар сындыра алмаган. Киресенчә, аның характерын ныгыткан, ихтыяр көче тәрбияләгән, үз хезмәтенең нәтиҗәләренә сакчыл карарга, үзенә ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтле булырга өйрәткән.

Күп еллар элек Казахстанда төпләнеп, анда “Сарман” татар фольклор ансамблен оештырып, ул артистлары белән бергә бу республикада яшәүче татарлар арасында татар телен һәм йолаларны саклауга зур өлеш керткән һәм кертә. Ансамбль республика буенча гастрольләрдә йөри, концертлар, Сабантуйлар, бәйрәмнәр оештыра һәм аларда катнаша. Равил Якуп улының Казахстанның һәм Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләреннән туган телне һәм традицияләрне саклауга өлеш керткәне өчен бик күп Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар.

Талантлы кеше һәр яклап талантлы диләр. Бу сүзләр Р.Гозәеровка шулкадәр туры килә. Кичә дәвамында ул, тамашачыларны сөендереп, шигырьләрен укыды, тормыш иптәше Галия белән татар һәм казах телләрендә җырлар башкарды, туган ягына кайтуының тәэссоратлары белән уртаклашты. Аның көчле, яңгыравыклы, күңелләргә үтеп керүчән тавышы тормыш иптәшенең нәфис тавышы белән кушылып үрелде. Ул аны яратып “Минем Галиябану” дип йөртә. Алар тамашачылар игътибарына кабатланмас дуэт тудырды.

Тантана сәбәпчесеннән тыш, кичәдә М.Акмулла исемендәге район премиясенең учредителе, Гозәеровка китапларында авылдашларын данлаган өчен Рәхмәт хаты тапшырган Ягъфәр Хисмәтуллин, урындагы язучылар Рәфгать Рысаев һәм Хисаметдин Исмәгыйлев, шагыйрә, “Эстәрле” татар халык театрының режиссеры Зөлфия Гыйззетдинова мәртәбәле кунаклар булды. Алар Равил Якуп улына карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерде, аңа һәм Бузат авыл мәдәният йорты музеена үзләренең китапларын бүләк итте. Равил ага да музейга үзенең китапларын бүләк итте.

Илсөяр Сәмигуллина, Рәлиф Габбәсов, Эльвина Мостафина, Илфак Кәримов һәм Рөстәм Галиев кичәне матур чыгышлары белән бизәде. Резеда Фәттахова, Гөлнара Бохараева һәм Рәфисә Бәхтиярова аны оештыру өчен күп көч салган.

Тамашачылар фикеренчә, чара бик күркәм, ихлас, тамашалы булды, уңай тәэссоратлар бүләк итте. “Җәен авылда иртәдән алып кичкә кадәр эш җитәрлек, ә без оештыручылар һәм Равил ага тырышлыгы белән кыска гына вакытка булса да эш-мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт аларга. Талантлы якташларыбыз безгә ешрак кайтсыннар һәм рух күтәренкелеге бүләк итсеннәр”, - дип теләделәр алар хушлашканда.

Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: