Барлык сугышны үткән. Ике Кызыл Йолдыз орденына һәм ике “Батырлык өчен” медальләренә лаек булган. Бүләкләү кәгазьләренең берсендә болай дип язылган: “1945 елның 18 мартында Михалково авылы тирәсендә дошман безнең хәрби тәртипне күзәтә. Телефон элемтәсе өзелә. Өлкән сержант Беляев таулы-урманлы урыннардагы авыр шартларда радио элемтәсе урнаштыра, шул рәвешле дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагырга ярдәм итә. 10 апрельдә 757 метр тирәсе биеклектә Мельчицы авылы янында артиллерия атышуы астында алгы күзәтү пунктында ике сәгать радио элемтәсе тоткан. Бу алышта дивизион ике станоклы пулемет, миномет батареясен дошман солдатлары взводына кадәр юк иткән”.
Авылына кайткач, Николай Андреевич күп еллар күрше Артюховка һәм Айдарәле мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Шулай да, туган авылы Ивановкадан беркая да күченеп китми. Хәтта анда бөтенләй ялгызы калса да. Ветеранның әлеге урынга бәйлелеге дулкынландыргыч була. Ул Ивановка авылының бөтенләй юкка чыгуын теләми. Бары тик ныклап чирләп киткәч кенә Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче кызына бара. Шунда вафат та була.