Барлык яңалыклар
Якташларыбыз
10 Май 2018, 11:36

Германиягә кадәр барып җиткән

1950 елның июнь ае. Юлга кузгалу турында солдатларга кичтән игълан итәләр. Икенче көнне юлга чыгалар. Поезд көнчыгышка таба бара. Тәгәрмәчләрнең бертуктаусыз тукылдавы астында Шәмсетдин төрле уйларга бирелә. Сигез ел армия хезмәте, утлы сугыш еллары артта калды.

18 яшьлек егетне 1942 елның маенда хезмәткә чакыралар. Берничә ай өйрәнүләр үтә. Аннары кече сержант званиесендә үзе яшь солдатларны өйрәтә. Фронтка ул 1943 елның августында эләгә. Брянск янында пулеметчы сыйфатында. Әле генә Курск дугасында канкойгыч алышлар булып уза. Безнең гаскәрләр гомум контрһөҗүмгә күчә. Ләкин алышлар канкойгыч булып кала бирә. Аларның берсендә Мөхәммәтшин авыр яралана. Госпитальдән соң янә фронтка.

Бервакыт Мариенбург шәһәрендәге крепостьне алганда Шәмсетдин һәм аның пулемет расчеты буенча иптәшләре сиздерми генә дошманның ут ноктасына якын килә һәм аны юк итә. Моның белән үзләренең ротасына алга барырга мөмкинлек бирәләр.

Ләкин аның сугышчылары һәлак була. Мөхәммәтшин янә пулемет ала. Һәм егермедән артык немецны утка тота.

Мондый батырлыклар күп тапкыр кабатлана. Пулеметчылар һәрвакыт төп участокларда була.

Мөхәммәтшин Германиягә кадәр барып җитә. II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.

Исән калуы белән бәйле ул үзен бәхетле кеше дип исәпли. Чөнки бик күп иптәшләре яу кырларында ятып кала.

... Поезд Мәскәүгә килеп җитә. Аннары Уфага, Стәрлетамакка юл тота. Һәм менә ул, туган авылы Стәрлебаш.

Бер атнадан соң Шәмсетдин Сәлахетдин улы эшкә урнашырга бара. Киләчәктә аның төп хезмәт еллары район үзәгенең торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесендә үтә.

Мансур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Фото фронтовикның кызы Әлфия Савинаның гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: