Хезмәт эшчәнлеген 19 яшендә укытучы булып башлап җибәрә һәм гомере буена шул һөнәренә тугры кала ул. Авылдашлары аны һәрвакыт ихтирам белән искә ала.
Әтиебез 1919 елда Яңа Калкаш авылында туган. Картәтисе Бәхтияр тәрбиясендә үскәнгә ул гомере буе үзен аның улы дип йөртте. Картәтисе алдынгы карашлы, дини, егәрле кеше була, умарта тота. Бал алгач, аны табак-табак урам уртасына алып чыгып, авыл балаларына таратыр булган. Дөньяны алдан күрә белгәнгәме, әтиебезне партия сафына керүдән тыйган. Әтиебез коммунист булмаса да, партия сафындагы кешеләрне дә укыта иде. Кышкы суыкларда аңа толып кидереп, ат чанасына утыртып, үзләрен укытырга алып китә торган булганнар.
Картәтием әтиебезне күп нәрсәгә өйрәткән. Сорамыйча, кешеләрнең энәсенә дә тимәскә кушкан, шуңа да әтиебез намуслы кеше иде. Ул кешегә нәрсә булса да биреп, кире сорап йөрмәде, ләкин кешеләрнең бер нәрсәсен дә сорамыйча алмады.
Әтиебез гади кешеләр өчен янып-көеп яшәде. Авыл халкының күбесе аңа киңәш сорап килер иде. Ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышты.
Әтиебез намуслы, олы йөрәкле, чын укытучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны булды. 1941 елда сугыш башлангач аны берничә тапкыр хәрби комиссариатка чакырталар, әмма укытучылар тылда кирәк дип, кире кайтаралар. Өченче тапкыр чакыртканда, ул барыбер сугышка китә. Әмма аның турында безгә беркайчан да сөйләмәде. Аның Брянск янында сугышканын, артиллерист булганын һәм яраланган бер иптәшен үз җилкәсенә салып, аны ут эченнән алып чыкканын, ә ул солдатның барыбер үлүен, үлсә дә, аны кочаклап, үксеп-үксеп елавын, күпмедер вакыт үткәч, үзенең дә кулы яраланып, госпитальгә эләгеп, кабат корал тота алмаячак дип, кайтарып җибәрүләрен генә беләбез. Сугыштан сул кулы яраланып кайткан әтиебез беркайчан да бер кемнән дә ярдәм сорамады. Үзенең үтә әдәпле, намуслы, гарьчел булуы белән инвалидлык та юллап йөрмәде. Ул кешеләрне яратып, хөрмәт итеп яшәде.
Олыгаеп киткән әтиемнең йөрәк өянәге ешайды. 90нчы елларда сугыш ветераннарына машиналар бирә башладылар. Ләкин аны әтиебез ала алмады. 2008 елның 9 декабрендә аның йөрәге тибүдән туктады. Әтиебезне хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Әмма авылыбызда сугыш ветераннарын искә алу өчен бернинди дә урын юк. Хәзер күп авылларда кыйммәтле материаллардан тактаташ ясатып, сугыш ветераннарының исем-фамилияләрен язып, шунда балалар, ветераннарның якыннары чәчкәләр салалар. Безнең Яңа Калкаш авылына да, минемчә, шундый тактаташ кирәк. Киләчәк буын сугыш яугирләрен белергә тиеш.