Аны 1941 елның август башында армиягә алалар.
Хәрби комиссар 19 яшьлек нык бәдәнле егеткә игътибар белән карый.
- Сине танк мәктәбенә җибәрербез, мөгаен.
- Үзегез беләсездер, - дип җавап бирә тыйнак кына Мәхмүт.
Өйрәнүләр Чиләбедә үтә.
КВ танк орудиясе командиры була. Воронеж, Брянск, Курск, Орлов юнәлешләрендә алыша.
- Курск дугасындагы алышны мин 29нчы аерым гвардия авыр танк полкы составында каршыладым, - дип искә ала Мәхмүт Шәгали улы. – ИС-2 яңа танклары алдык. Алар үзләренең маневрлыгы һәм ут куәте белән немецларныкыннан өстен иде. Прохоровка янында билгеле танк сугышында катнаштык.
Монда Арслановка II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ә аңа кадәр – “Батырлык өчен” ике медален бирәләр.
Артабан Көнбатышка юнәләләр. Тагын бер орденга лаек була.
Авыр алышлар. Яралана. Өч тапкыр хәрби машина экипажы ялкын чолгап алган танктан могҗиза белән генә чыгып, исән калалар.
- Без хәзер өч тапкыр ут эченнән чыктык, - ди танк йөртүче Владимир Семиглазов.
Икенче Украина фронты составында Арсланов Берлинга кадәр җитә. Аннан Чехословакиядә немец-фашист гаскәрләренең соңгы зур төркеме тар-мар ителгән Прагага борылалар.
Герой туган авылына 1946 елда кайта.
Бервакыт партия район комитетына чакыралар. Беренче секретарь кыскача гына әйтә:
- Колхоз рәисе булачаксың.
Ләкин берничә елдан соң Арсланов бу вазыйфадан китә. Тракторчы була, шулай ук башка эшләр башкара.
Аның хатыны Флүрә Фатхулла кызы хәзер Ибрайда яши.
- 1981 елның ноябрендә Мәхмүт мондый планнар корды, - дип искә ала ул. – Киләсе елның мартында пенсиягә чыгам, 60 яшьлек юбилейны билгеләрбез. Балалар, башка туганнарны чакырырбыз. Ләкин аның бу теләге тормышка ашмый. 17 декабрьдә кинәт вафат була.
Менә шундый язмыш.
Мәхмүт Шәгали улы үзенең бөек батырлыгы белән бәйле тагын бер яңалык турында белми кала. 2015 елда Интернеттан билгеле булуынча, ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була. Бүләкләү листында танк полкы командиры подполковник Тезиков ул алышларны менә ничек тасвирлый. 1944 елның 17 июлендә дошманның Бродск төркемен тар-мар иткәндә ИС-2 танк орудиесе командиры Арсланов ут ачып төз тидереп, дошманның биш авыр танкын, дүрт танкка каршы орудиене, ун пулемет ноктасын һәм 100гә якын солдат һәм офицерларны юк итеп, гаять зур осталык, кыюлык, батырлык күрсәтте. 1944 елның 25 июлендә, аның танкы хәрби бурычны үтәгәндә хәрәкәтсез калгач, Арсланов, тик торган машинага төзәп ут ачканда да танкны ташламый. Шул килеш тә ут ачып, дошманның ике үзйөрешле орудиесен юк итә. Танкын ялкын чорнап алгач кына ул, яралы килеш аннан чыга.
Моңа шуны да өстәргә кирәк, бүләкләү листына шулай ук дивизия, корпус командирлары, армия командующие да кул куя. Ләкин документ фронтның Хәрби Советында тоткарлана. Кызганыч, әлбәттә. Алтын Йолдыз урынына Арслановка Кызыл Байрак ордены тапшырыла. Бу орден да югары бүләк.
Ә 1975 елда Мәхмүт Шәгали улы үзенең фикерләре белән уртаклашты:
- Сугыш турында хәтерләгәндә фронттан әйләнеп кайта алмаган якташларым турында уйланам. Күрүегезчә, авылыбыз зур түгел. Ә бит шушыннан гына да 60тан артык солдат яу кырларында башларын салган. Аларга һәйкәл куярга кирәк иде.
Мәхмүт Шәгали улының теләге тормышка ашты, хәзер авыл үзәгендә һәлак булган солдатларның исемнәре язылган һәйкәл тора.