- Бертуганнарым белән минем тормышка карашыбызда һәм һөнәр сайлауда картәтиебез, Стәрлебашның күренекле мәдрәсәләрендә белем алган указлы Габсаттар мулла йогынты ясады, - дип сөйли Әхнәф Хәмит улы. – Картәти үз вакыты өчен мәгърифәтле, абруйлы һәм хөрмәтле кеше иде. Ислам динен тотты, аның кануннары буенча яшәде. Совет чорында шуның өчен җәфа чикте дә инде. Ул 10 ел лагерьларда утырды, аннары репрессияләнде. Ару-талу белми күпме эшләсә дә, аңа хәтта пенсия дә түләмәделәр. Тәмәке тартучы һәм эчәргә яратучы авылдашлар аңардан уттан курыккандай куркты. Аның белән очрашырга туры килсә, урамның икенче ягыннан үтәргә тырышалар иде. Ә безнең хәтердә ул катгый, ләкин искиткеч мәрхәмәтле, яхшы күңелле кеше буларак калды. Дини бәйрәмнәрдә картәти безгә һәрвакыт акча бирә һәм аңа кинога бармаска яки тәм-том сатып алмаска, ә китап сатып алырга куша иде.
Ул медицина хезмәткәрләре турында бик югары фикердә булды һәм безгә һәрвакыт кабатлый иде: “Табиб – кешеләргә бик кирәкле һөнәр. Аңа барысы да килә. Гади кешеләр дә, министрлар да, патшалар да”.
Шуңа күрә өлкән абыем Мөдәриснең медицина институтына документларын тапшырып, хирург һөнәрен сайлавы гаҗәп түгел. Без дә аның үрнәгенә кушылдык. Гамбарис стоматолог булып эшләде, кызганычка каршы, ул арабызда юк инде. Ә мин, Мөдәрис кебек, хирург булдым.
Аңа кадәр Германиядә хезмәт иттем, сигез айлык курслар тәмамладым. Абыемның табибларның көндәлек хезмәте турында сөйләүләре, коткарылган гомерләр, кешене теге дөньяга китүдән коткарып калу өчен минутлар, кайвакыт секундлар белән исәпләнгән киеренке очраклар турындагы тарихлар мине бик кызыксындыра иде. Мин һәр нәрсәдә һәм һәрвакыт Мөдәрискә охшарга тырыштым. Ул минем өчен эштә дә, тормышта да үрнәк булды.
Реанимация бүлеге мөдире булганчы Әхнәф Хәмит улы СК заводының медсанчастенда хирургиядә, аннары реанимациядә, начмед, дәвалау өлеше буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән. Ләкин соңрак барыбер реанимациягә кайткан, чөнки нәкъ шушы бүлектә эшләү аның холкы өчен туры килә дип саный ул.
- Мин, әйткәндәй, һәрвакыт тиз карар кабул итәргә күнеккәнмен. Бу эшкә дә, көндәлек тормышка да кагыла. Мәсәлән, беренче курста укучы чибәр кызны, булачак терапевтны күргәч тә, үзем өчен ул минем хатыным булачак дип карар иттем. Диплом яклагач кына өйләнештек, әлбәттә, әмма мин дә, Венера да карарыбызның дөреслегендә бер тапкыр да икеләнмәдек. Эшемнең үзенчәлекләрен аңлаганы, өч балабыз өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Без 30 ел бергә. Шундый ышанычлы тыл булмаганда, кем белә, мин һөнәремдә уңышларга ирешер идемме икән? Ә бит аның үзенең дә эше җиңелләрдән түгел. Ул озак еллар участок терапевты булды, ә соңгы берничә елда 1 санлы клиник дәваханәнең терапия бүлегенә җитәкчелек итә. Барлык өй мәшәкатьләре дә аның өстендә.
Әхнәф Хәмит улы да 3 санлы шәһәр дәваханәсенең интенсив терапия бүлеге мөдире булып 20 ел эшли. Үзе әйтүенчә, аның тормышын кыскача өч сүз белән әйтеп була: эш-өй-эш.
- Ә Сезнең мавыгуларыгыз бармы? -дип кызыксынам мин.
- Мавыгу? - дип гаҗәпләнеп кабаттан сорый ул. - Кайдан? Минем моңа бөтенләй вакытым юк. Безгә хатыным белән ял итү сирәк эләгә. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда без ничектер ике атнага «Ассы» шифаханәсенә барып кайттык. Әмма бу сирәк күренеш.
- Сезнең практикада истә калган очраклар бик күптер, мөгаен?
- Әйе, җитәрлек, - дип янә елмая ул.
Һәм Тәтер-Арслан авылыннан якташын хәтергә төшерә, аңа табиблар аягын кисәргә дигән карар чыгара.
- Ә без аны саклап калырга тырыштык. Бу җиңел булмады, әмма барысы да килеп чыкты. Яки икенче очрак. Пациент бөере эшләүдән туктау сәбәпле аңын югалтты. Туганнары аның савыгуына өметен өзеп, аның белән саубуллашты диярлек. Күпмедер вакыттан ул аңына килгәч, бу алар өчен чын могҗиза булды. Ә бүген янә эшләп йөри! Әмма монда, Рөстәм улымның өлеше зурдыр, мөгаен.
- Гаиләдә һәрвакыт дежурлыкларда югалган бер Салаватов та җитә диюебезгә карамастан, балаларыбыз да шушы юлны сайлады, - ди әңгәмәдәшем. - Өлкән улыбыз Рөстәм Башкорт медицина университетын тәмамлап, биш ел минем белән эшли, ә кызыбыз Айгизә - стоматолог.
Ә менә Альберт уллары, киресенчә, язмышын медицина белән бәйләми, «Роснефть» системасында эшли.
- Башта әти-әнием минем сайлаган һөнәремне хупламадылар, - дип сөйли Рөстәм. – Әмма минем чын-чынлап әтием кебек эшлисем килде. Ул минем өчен – реаниматологиядә һәм гомумән медицинада үрнәк: үткен акыллы, тәвәккәл, түзем һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле, кеше кайгысын үзенеке итеп кабул итүчән. Институттан соң мин үзем аның белән бергә эшләргә теләк белдердем, чөнки янгын сүндерүче, космонавт, очучы һөнәрләренә тиң безнең һөнәрнең нечкәлекләрне әтиемнән дә яхшырак миңа беркем дә өйрәтә алмас.
Әтиле-уллы Салаватовлар дөньяда кешеләрне сәламәтләндерүдән һәм моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүдән мөһимрәк бернәрсә дә юк, дип исәпли. Алар тәүлекләр буена чирлеләр янында югала, аларны савыктыру өчен тәҗрибәсен туплый, вакытын кызганмый, бар көчен һәм белемен сала.
- Әгәр мин бу һөнәрне сайлаганмын икән, мин күңел биреп эшләргә тиешмен. Мин ак халат киеп йөрим һәм начар эшем белән аны пычрата алмыйм, - дип исәпли өлкән Салаватов.
Тормыш шулай корылган, реаниматолог эше турында кешеләр бик аз белә яки бөтенләй белми. Гадәттә, операциядән соң күпчелек очракта хирурглар дан казана.
Әмма, медицина хезмәткәрләре үзләре раславынча, операциянең 90 проценты реаниматологның тәҗрибәсенә, һөнәри осталыгына һәм интуициясенә бәйле. Операция өстәлендә ятучы - тере мәет, дип әйтсәк тә хата булмас, аның гомере реаниматологның осталыгы нәтиҗәсендә ясалма тәэмин ителә. Нечкәлекләр күп. Бик күп белергә, дөрес итеп дару дозасын исәпләргә кирәк, ә соңыннан ... наркоздан соң чирлене терелтү.