Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы
25 март 2020, 13:10

Атып үтерелгән террорчының исеме билгеле

Узган шимбәдә Уфада ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан юк ителгән Toyota автомобиле шоферының шәхесе билгеле булды.

21 март кичендә Дим шоссесында Башкортстан буенча ФСБ хезмәткәрләре теракт планлаштырган боевикны нейтральләштерде. Аның коралы һәм кулдан ясалган шартлаткыч җайланмасы табылган. Бомбаны шунда ук шартлату юлы белән юк иткәннәр.

Кыргызстанда туып-үскән 27 яшьлек Русия гражданы Бекзотжон Морзакәримов террорчы булып чыккан. Ир бизнес белән шөгыльләнгән һәм Уфа базарларының берсендә ике сәүдә ноктасы булган. Аның әнисе дә эшкуар булган.

Шәһәрдә шундый шау-шу тудырган ир Русия территориясендә тыелган «Ислам дәүләте» халыкара террорчылык оешмасы функционеры булып чыга, ул Башкортстан башкаласында теракт оештырырга әзерләнгән.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин аның моңа кадәр "Рамадан" мәчетендә вәгазь укыганлыгын кире кага.

Фото:proufu.ru

Резида Валитова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: