Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы
30 декабрь 2019, 19:55

Яңа ел бәйрәмнәрендә теракт кылырга уйлаганнар

Федераль хәвефсезлек хезмәте Петербургта Яңа елда терактларны булдырмый калган.

Федераль хәвефсезлек хезмәте Санкт-Петербургта Яңа елга кешеләр күпләп җыела торган урыннарда терактлар ясарга әзерләнгән ике кешене тоткарлаган.
Җинаятьне әзерләү турындагы мәгълүматны АКШ махсус хезмәтләре тапшырган.
“Терроризм”, “Җинаять кылуга әзерлек”, “Террорчылык оешмалары эшчәнлегендә катнашу” маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Ya-a-el-b-yr-mn-rend-terakt-kilirga-uylagannar-58843/
Фото: rg.ru
Читайте нас: