Барлык яңалыклар
Терроризмга каршы
22 гыйнвар 2019, 11:28

Террорчы... Башкортстаннан?

Норвегиянең Осло шәһәрендә кибеттә бер хатынга пычак белән ташланган 20 яшьлек террорчының моңа кадәр безнең республикада яшәве ихтимал, чөнки паспортын ул безнең республикада алган.


Ул яралаган ханым исән, ләкин авыр хәлдә.
Җинаятьче үзе полициягә мөмкин кадәр күбрәк кешене үтерергә теләвен белдергән. Полиция җинаятьнең дини нигездә кылынуын ачыклаган.
Судта террорчы үзен тыныч тоткан. Ләкин адвокатына башка шәһәрләрдә һәм илләрдә дә терактлар оештырырга планлаштыруын әйткән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Dreamstime
Читайте нас: